Татарстанда күп фатирлы йортларга капремонт 830 объектның 829ында башланган

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 679 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 11 млн. 417 мең сумлык 360 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Татарстан Республикасы Дәүләт торак төзелеше инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2016 елда 41 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 2 мең 560 инспекцион тикшерү уздырылган, 8 муниципаль берәмлектә техник иминлек бозуның 34 факты ачылган.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт 2016 ел программасында катнашучы барлык муниципаль берәмлекләрдә дә 830 объектның 829ында башланган.   

2016 елның 11 августына 3 млрд. 900 млн. 519 мең сумлык эш үтәлгән, бу 82,55% тәшкил итә, соңгы ике атнадагы динамика - 6,68%.

Региональ оператор счетына республика бюджетыннан 755 млн. 222 мең сум акча күчерелгән, бу – программада каралган Татарстан өлешенең 55%ы. Татарстан Республикасы ТКХ фонды счетына 845 млн. 535 мең сум күчерелгән, бу – программада каралганның 78,83%ы. Капремонт программасы өчен гражданнардан кергән сумма – 2 млрд. 116 млн. 851 мең сум, программада каралган күләмнең 84,88%ы.

Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт программасы кысаларында эшләр барлык объектларда да башкарыла. 30 гомуми белем мәктәбенә капремонт төгәлләнгән.

8 коррекцион мәктәптә капремонт тәмамланган – бу объектлар Бөгелмә, Зәй, Мамадыш, Мөслим районнарында, 2шәр объект – Түбән Кама районында һәм Чаллыды. 

Алексей Фролов 2016 елда булдырыла торган ресурс үзәкләренә (колледжларга) капиталь ремонт барышы турында да сөйләде. 8 һөнәри белем оешмасына ремонт ясалачак, финанслау күләме – 671,16 млн. сум. 11 августка үзләштерү күләме 91%.

Мәдәният объектларына капремонт буенча финанслау күләме – 329,15 млн. сум. Барлыгы 43 мәдәният учреждениесен ремонтлау карала. 11 августка 34 объектта эшләр тәмамланган.

Яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт программасы буенча эшләр барлык 27 объектта да беткән. Суммасы –  98,5 млн. сум.

Муниципаль берәмлекләр җирлекләре советлары биналарына капремонт программасы кысаларында 76 җирлек советы бинасында эшләр алып барыла. Программаны финанслау күләме – 98,5 млн. сум. 66 объектта эшләр төгәлләнгән.  

Авылларны су белән тәэмин итү программасы буенча 228,4 км су үткәрү челтәре төзелгән, 41 артезиан скважинасы борауланган һәм 37 су җыю манарасы корылган.

2016 елда авылларда яктыртуны торгызу программасы шулай ук график буенча бара. Бүгенгә 10 мең 300 яктылык диоды яктырткычы куелган, 437   электр энергиясен исәпкә алу щиты урнаштырылган, 382 км электрүткәргеч линиясе монтажланган.   

2016 елда программа буенча 20 муниципаль берәмлекнең 21 объектында эшләр планлаштырылган. Эшләр, Казаннан гайре, барлык районнарда да башланган. Биш объектта эшләр төгәлләнгән, бу – Азнакай, Актаныш, Әлмәт,  Кукмара, Лениногорск муниципаль районнары.

Министр урынбасары 2016 елга «Парклар һәм скверлар» программасын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде. Исемлеккә 36 муниципаль берәмлектәге 43 объект кертелгән. 34 объект 2015 елдан килә (капремонт – 17 объект, төзелеш - 17 объект), шулай ук 9ы - яңа объект. Бүгенгә 36 муниципаль берәмлекнең 41 объектында эшләр бара. Дүрт объектта эшләр тәмамланган, бу – Әгерҗе, Азнакай, Чистай һәм Чүпрәле районнары.

Азакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков барысын да һөнәри бәйрәмнәре – төзүчеләр көне белән котлады. 

Киңәшмә азагында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков искәрткәнчә, бүген республикада бюджет өлкәсе линиясе буенча 5 мең объект төзелгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International