Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы еврооблигацияләрне өстәмә урнаштыру буенча караны көз көне кабул итәчәк, дип хәбәр итте Россия Федерациясе финанслар министрлыгының Дәүләт долгы департаменты директоры Константин Вышковский.
Облигацияләрнең планлаштырылучы өстәмә эмиссия күләме сумнарга күчерелгән әҗәт язулары белән алмаштырылырга мөмкин, дип өстәде ул.
Яз ахырында, 27 май көнне, Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы тышка базарларда шушы суммага 10 еллык евробонларны урнаштырып, 1,75 млрд. сум бурычка алган иде инде. Башта 3 млрд. доллар алып булыр дип фаразланган иде, ә гаризалар күләме хәтта 7 млрд. доллар тәшкил итте. Ләкин бурычка алу бик кыйбат булып чыкты, керем ставкасы еллык 4,75% тәшкил итте.