Рөстәм Миңнеханов: Россия Президентының май указларын гамәлгә ашыруның дүрт елы эчендә Татарстанда укытучыларның уртача хезмәт хакы 54,8%ка артты

2016 елның 19 августы, җомга

Бүген Лаеш муниципаль районының Лаеш шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы уза.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе  Мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, предприятиеләр җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, юагры һөнәри белем уку йортлары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем оешмалары директорлары һәм башкалар катнаша.

Пленар утырышның төп темасы – «Татарстан Республикасының нәтиҗәле мәгариф системасы: үсеш нокталары һәм юллары».

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталында пленар утырыш онлайн режимында трансляцияләнә. 

Утырыш башланганда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россия Президентының май указларын гамәлгә ашыруның дүрт елы эчендә Татарстанда уртача хезмәт хакы 25%ка арткан, табибларның – 63,7%ка, укытучыларның – 54,8%ка арткан.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы бюджетында социаль чыгымнарның чагыштырма зурлыгы 75% тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда Татарстанда балалар бакчаларында 45 мең урын булдырылган. Моннан тыш,  200гә якын яңа балалар бакчасы һәм 30дан артык мәктәп төзелгән, 700 мәгариф оешмасына капиталь ремонт ясалган.

«Республика халкының өчтән икесе торак-көнкүреш шартларын яхшыртты, – диде Рөстәм Миңнеханов – 12 мең 881 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалды, анда якынча 2,8 млн. кеше яши. 900 меңнән артык гаилә социаль ипотека программасы буенча торак белән тәэмин ителде».

Татарстан Республикасында мәгариф системасын үстерү һәм яңа уку елына бурычлар турындагы төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады.

Лаеш муниципаль районының мәгариф системасы һәм анда мәгариф өлкәсендә гамәлгә ашырылучы проектлар турында Лаеш  муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев нотык тотты.

Искәртәбез, кичә, 18 августта, Лаешта республика август киңәшмәсе кысаларында секция утырышы узган иде, аңа мунициципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре, мәгариф идарәләре башлыклары һәм башкалар чакырылган иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International