Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖнең Директорлар советының чираттагы утырышы үтте.
Утырышта "Татнефть" ГАҖнең 2016 елның җиде аенда бюджеты үтәлеше каралды һәм агымдагы елның сентябрь аена бюджеты расланды, компаниянең беренче яртыеллыкта финанс-хуҗалык нәтиҗәләре турында сүз барды.
Хисап чорында компания ятмаларыннан 13,739 млн. тонна нефть чыгарылды, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 4,8 % ка артык. Иярчен газны чыгару 461 млн. куб. метр тәшкил итте, бу 2015 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 5,6 % ка артык.
Әшәлче ятмасында беренче яртыеллыкта 291 мең тонна югары үзле нефть чыгарылган (узган елның шул ук чорынан 75 %ка артык). Барлыгы җылыту алымнарын куллануны балаганнан бирле 1 июньгә караган күрсәткечләр буенча 461 мең тонна юнары үзле нефть чыгарылган.
Хисап чорында җибәрелгән продукциядән брутто керем - 273 млрд. сум. Нетто керем (өстәмә бәягә салымнан һәм экспорт пошлинадан башка) 226 млрд. сум тәшкил итте. Финанс-хуҗалык эшчәнлек нәтиҗәсендә 51 млрд. сум чиста табыш алынган. "Татнефть" төркеме буенча инвестицияләрнең гомуми күләме - 48 млрд. сум.
Бүгенге утырышта шулай ук доманик катламнары буенча эшләрне җәелдерү стратегиясе каралды:моңа геология-разведка эшләре һәм ресурс базаны арттыру, фәнни-тикшеренү эшләре, тәэсир итү алымнарын һәм технологияләрен эшләү, скважиналарда тәҗрибә-сәнәгый эшләр, аңлатма һәм норматив базалар формалаштыру керә.
Совет утырышында компания эшчәнлегенә караган башка мәсьәләләр дә каралды.