Татарстан Республикасында 2016 елның 5 августына 1 млн. 271 мең кв. метр торак сафка ткертелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеконференцэлемтә режимында бцтен муниөипаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәмшә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин гадәттәгечә хезмәтне саклау өлкәсендәге күрсәткечләрне дә хәбәр итте. 2016 ел башыннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 679 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәлен бозу өчен 11 млн. 417 мең сумлык 360 карар чыгарылган.
Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 132 мең кв. м. булган 2 мең 368 фатирлык 68 йорт сафка кертелгән. 125 төзелүче объекттан югары әзерлек дәрәҗәсендә - 94, уртача әзерлек дәрәҗәсендә - 24, әзерлеге түбән дәрәҗәдә - 7 объект.
2016 елда төзергә планлаштырылган арендалы торактан 22 торак сафка кертелгән, гомуми мәйданы - 14,4 мең кв. м.
Республикада 177 Бөек Ватан сугышы ветеранына40 йорт төзү дәвам ителә.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, ятим балалар һәм ата-аналар карамагыннан башка калган балаларны торак белән тәэмин итү өчен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрыгы белән ТР Дәүләт торак фонды арасында 311 торакны сатып алуга контракт төзелгән.
5 һәм аннан артык балалы гаиләләргә 42 торак сертификатыннан 22 июль көненә 8 сертификат файдаланылган.
Ирек Фәйзуллин 2015-2020 елларга "Жилище" ФМПда каралаган гражданнар категорияләрен торак белән тәэмин итү барышы турында да хәбәр итте.
2016 елда Татарстан Республикасында республика муниципаль берәмлекләре белән килешүләр кысаларында 81 яшь гаилә торак белән тәэмин ителәчәк.
Күп фатирлы инвестиция тораклары программасы буенча бүгенгә 59 күп фатирлы йорттан югары әзерлек дәрәҗәсендә 37се, уртача әзерлек дәрәҗәсендә - 22 йорт.
Аз катлы төзелеш өлкәсендә, шул исәптән шәхси торак төзелеше, республика буенча 9 мең торак йорттан 5650 объект сафка кертелгән, дип хәбәр итте министр.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры кайбер районнарда торакларны сафка кертү буенча артта калу күзәтелә - Чаллы, Чирмешән, Әлмәт районы һәм башкалар.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә биржада сатып алынучы төзелеш материаллары бәясе турында, авария хәлендәге тораклардан гражданнарны күчерү программасының барышы турында сорашты.