Бу чарада шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, “Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе” төбәк эш бирүчеләр берләшмәсе президенты Александр Лаврентьев, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Илдар Халиков искә төшергәнчә, мондый килешү дүртенче тапкыр имзалана. Беренчесе 2007 елда булган иде. 2015 елның октябрендә кул куелган килешүдә каралганча, бюджеттан тыш өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы кимендә 7309 сум иде.
1 июльдән федераль үзәк хезмәт өчен минималь түләү күләмен (МРОТ) 7500 сум итеп билгеләде.
“Яңа килешүдә исә бюджеттан тыш өлкә өчен 8252 сум тәшкил итә – хезмәт яшендәге кешеләр өчен каралган яшәү минимумы (8686 сум) күләменең 95 проценты кадәр. Моннан тыш, минималь хезмәт хакын 2017-2018 елларда минималь кулланучылар бюджеты күләменә кадәр этаплап күтәрү планга кертелгән”, - диде ТР Премьер-министры.
Минималь хезмәт хакын арттыру – бу халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү эшендә мөһим адым, дип саный Татарстан Хөкүмәте башлыгы. Ул шулай ук билгеләгәнчә, республикада төбәк тулай продукты быел гыйнвар-июнь айларында 2015 елның шушы чорының 102,2 процентын тәшкил итте. Уңай якка үзгәрешкә сәнәгать, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы үзеннән өлеш кертә.
Илдар Халиков ассызыклаганча, катлаулы икътисади шартларда республикада инвестицияләр җәлеп итү процессы дәвам итә, җитештерүне яңарту бара, инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла.
Алга таба Килешүне имзалау тантанасы булды. Документка Илдар Халиков, Татьяна Водопьянова, Александр Лаврентьев имзаларын куйдылар.