Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте.
Илдар Халиков искә төшергәнчә, республикада 2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кабул ителгән һәм гамәлгә ашырыла.
Милли мәгарифкә бәйле мәсьәләләр милли сәясәтнең төп мәсьәләләре булып тора, шуны исәпкә алып, республикада 2030 елга кадәр милли мәгариф үсеше концепциясе эшләнгән, дип билгеләде ТР Премьер-министры.
2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов доклад ясады.
Ул, аерым алганда, быел дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 174 чара уздыру планлаштырылган булуын, шуларның 140ын финанслау каралганын, калган 34е министрлыклар һәм ведомстволарның төп эшчәнлеге кысаларында гамәлдә булганын хәбәр итте.
2016 елга программаны финанслауның гомуми күләме - 182 млн сум, хәзерге көнгә тотылган акчаның күләме 99 млн сум тәшкил итә.
Бу программа кысаларында аерым чаралар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап уздырылган.
Апрельдә татар теле һәм әдәбиятыннан IV халыкара олимпиада үткәрелгән, анда 12 мең мәктәп укучысы һәм студент катнашкан.
Язучыларлар һәм шагыйрьләрнең “Илһам” Бөтенроссия конкурсында 2800 мәктәп укучысы катнашкан.
Энгель Фәттахов сүзләренчә, рус телен дәүләт теле буларак популярлаштыру программаның мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Быел июньдә белем бирү рус телендә булмаган мәктәп укучылары арасында рус теленнән халыкара олимпиада уздырылган, анда 2 меңнән артык мәктәп укучысы катнашкан.