үген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының күчмә киңәшмәсен уздырды.
Киңәшмәдә катнашучылар компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге хакында фикер алыштылар.
2016 елның җиде ае нәтиҗәләре буенча “Татспиртпром” АҖ Россия Федерациясенә аракы җибәрү буенча Россиядә беренче урынны алып тора. Компания җиде айда 5,8 млн. декалитр аракы җибәргән, бу узган елның шушы чорына караганда 45%ка күбрәк.
2016 елның беренче ярты елында “Татспиртпром” барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 12,5 млрд. сум салымнар һәм акцизлар күчергән. Шул исәптән 8,2 млрд. сум федераль бюджетка, 4,3 млрд. сум Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына җибәрелгән.
“Татспиртпром” бюджетка түләүләрнең күләме буенча республика предприятиеләре арасында икенче урында, дип билгеләде Илдар Халиков.