Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында “ИнноКам” территориаль инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды.
"Быелның июнендә Россия Хөкүмәте карары белән Кама инновацион-территориаль җитештерү кластеры чигендә “ИнноКам” территориаль инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясе расланды. Бу кластер 2012 елда өстенлекле кластерлар исемлегенә кертелде һәм сәнәгатьтә яңа технологияләрне актив куллануны күздә тоткан үсешнең яңа моделен гамәлгә ашыру ноктасы булырга тиеш", - дип искәртте Илдар Халиков.
Бүген Кама агломерация предприятиеләре Россиядәге синтетик каучукның 45 процентын, 57 процент полистирол, һәр икенче йөк машинасын һәм йөк машиналарының яртысын җитештерә, ә еллык тулаем территориаль продукт чирек өлешне (400 млрд сумлык) тәшкил итә, диде Премьер-министр.
Татарстан икътисад министры Артем Здунов республика " ИнноКам" концепциясенең аерым кагыйдәләрен гамәлгә ашыруга кереште дип билгеләп үтте. 79 өстенлекле инфраструктура проектлары 5 төп юнәлешкә бүленгән: инфраструктура һәм агломерация, алдынгы сәнәгать, фән һәм инновацияләр, экология һәм мәдәният, институтлар мохите. Бу зур эшнең нәтиҗәсендә республиканың Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск һәм Кама Аланы моношәһәрләрен берләштерә торган бердәм социаль-икътисадый һәм инвестицион киңлек формалашырга тиеш. "Бу уңайлы шәһәр мохите формалашуга һәм яшәү сыйфатын үстерүгә, икътисад диверсификациясенә китерәчәк", - диде Артем Здунов.
Башлангыч проектлар федераль дәрәҗәдә каралган. Алар һәр проект федераль максатчан программага керерлек итеп формалаштырылган.
Программаларны гамәлгә ашыру процессы, транспорт системасы җитмәү сәбәпле, туктап калмасын өчен республикада хәзердән үк аны озынайту һәм сыйдырышлыгын арттыру мәсьәләсе карала, диде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин. Шулай итеп, "Южная" автотрассасында ике юлүткәргеч төзелеше таләп ителә. "Юл участоклары реконструкцияләнәчәк. Баш дәүләт экспертизасы идарәсе уңай җавап бирде, проект документы әзер. Россия Транспорт министрлыгы исеменнән Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары адресына мөрәҗәгать җибәрелгән", - дип билгеләп үтте министр урынбасары. Татарстанның юл хезмәткәрләре киләсе елда эшкә керешергә әзер.
Яңа "Иннокам" үзәгенә, гомумән Татарстанга Кама аша яңа күпер кирәк. Моннан тыш - кластерның эре шәһәрәләрен урап уза торган юл. Аның озынлыгы 90 км чамасы тәшкил итәчәк.
Моннан тыш тимер юлларны яңартырга һәм төзергә кирәк. Россия тимер юллары бу мәсьәлә белән кызыксына. Бары тик финанс чыганаклары буенча төгәл мәгълүмат юк. Ә авиатранспорт системасы буенча барысы да план буенча бара, "Бигеш" аэропорты реконструкциясе 2017 елның августында төгәлләнәчәк.
"Бу эшне активлаштыру зарур. Бүген нәкъ менә транспорт инфраструктурасы "ИнноКам"ны үстерүдә тоткарлаучы фактор булып тора, шулай ук икътисад министры белдергән күрсәткечләрне дә тәртипкә салырга кирәк", - диде Илдар Халиков.
“ИнноКам”ны үстерү буенча проектларның яртысы диярлек алдынгы технологияләргә туры килә" - диде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов. Төп инвестицион проектлар – “Татнефть” һәм “ТАИФ-НК” дәүләт ярдәменә өметләнә алмыйлар. Нефть химиясе өлкәсе башка мәсьәлә. "Анда Түбән Кама Нефтехимның елына 600 мең тонна егәрлекле комплекс төзелеше төп проект булып тора. Шулай ук "Алабуга" МИЗ мөмкинлекләрен киңәйтү карала", - диде Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры.
Моннан тыш, "Түбән Кама Нефтехим" һәм "ТАНЭКО" чималын кулланып башка проектларны гамәлгә ашыру карала. Яңа предприятиеләр төзеләчәк, булганнары зурайтылачак. "Сәнәгать кластерларына ярдәм итү аерым юнәлеш булып тора, машина төзелеше һәм автомбиль төзелеше, мебель кластеры буенча заявкалар кабул ителә" - дип билгеләп үтте Альберт Кәримов. 2020 елга кадәр "КАМАЗ" да яңа производстволар ачу һәм булганнарын үстерү планлаштырыла.
Болар барысы да агломерациянең фәнни-мәгариф базасын үстерү фонында узачак. Вузлар, техникумнар, мәктәпләр "ИнноКам" өчен югары класслы белгечләр әзерләүгә күчәчәк.
Шулай ук экология мәсьәләсе дә игътибарсыз калмады. Бу хакта Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев сөйләде.