Рөстәм Миңнеханов "Иннополис" МИЗ Күзәтчелек советы утырышын уздырды

2016 елның 2 сентябре, җомга

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнхеанов рәиселегендә "Иннополис" махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы утырышы узды. Утырышта МИЗ резидентлары статусын алырга теләгән 5 ИТ-компания проекты каралды һәм расланды. Инвестицияләрнең гомуми күләме - 99,2 млн. сум.

Аерым алганда, ЦРТ төркеме сәламәтлек саклау өлкәсендә кеше-машина сөйләмле үзара элемтә интерфейслары нигезендәге интеллектуаль идарә системалары өчен Voice2Med платформасын эшләү буенча проект тәкъдим итте. Проектны гамәлгә ашыру медицина хезмәткәре телдән әйткән мәгълүматны реаль вакыт режимында текстка әйләндерү мөмкинлеген бирә, ул текст система тарафыннан автомат рәвештә расланган формадагы документка кертелә.

Рөстәм Миңнеханов бу проектны уңай каршы алды. Аның фикеренчә, сөйләмле элемтә комплексы сәламәтлек сакалу учреждениеләре хезмәткәрләре эшен җиңеләйтәчәк. Ул шулай ук мондый сервисны башка тармакларда да куллануны тәкъдим итте. 

«ТатМобайлИнформ СиДиСи» ҖЧҖнең төп проекты «ОПТИМУМ» чишелешләрен әзерләүдән гыйбарәт. Ул теләсә нинди территорияләрдә зур күләмдәге белешмәләрне эшкәртергә, оператив рәвештә әзер хисаплар эшләп бирергә сәләтле. Шулай ук аңа чикләнмәгән санда файдаланучылар тоташа, хезмәткәрләрнең хезмәт җитештерүчәнлеген 30дан артык процентка арттыра ала.

«Визиолоджи Технологии» ҖЧҖ коммерцияле һәм дәүләт оешмаларының хисап белешмәләрен җыю, берләштерү һәм саклауны системалаштыру мөмкинлеге биргән Visiology мәгълүмати-аналитик платформа компонентларын эшли. Бу исә медицина, сәнәгать, берәмләп сату (ритейл), иминиятләштерү һәм башка өлкәләрдә идарә иткәндә нәтиҗәле карарга килү мөмкинлеге бирә.

«Дисциплина Большие Данные» ҖЧҖ «Иннополис» МИЗ территориясендә предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен «Дисциплина» системасын үстерүне тәкъдим итә. Сервис хезмәткәрләрнең эше турында белешмәләрне эшкәртә һәм хисап төзи.

«ЛокФорГейт» компаниясе проекты шлагбаум, капка, турникетлар һәм башка автомат эшли торган җайланмалар белән дөньяның теләсә кайсы урыныннан идарә итү өчен мобиль кушымта эшләүне күздә тота.

Утырышта хупланган проектлар Россия Икътисадый үсеш министрлыгында каралачак.

Шулай ук утырышта Күзәтчелек советы әгъзалары карары белән «Восход» фәнни-тикшеренү институтына һәм «БАРС Груп» компаниясенә «Иннополис» МИЗ партнеры дәрәҗәсе бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International