Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышын үткәрде.
ТР Хөкүмәте Йортындагы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Утырышны ачып Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, якын арада - 26 ноябрь көнне - Казанда Конфедерацияләр Кубогы 2017 нең жирәбә салуы узачак. Ул ассызыклаганча, мондый җитди чара югары дәрәҗәдә оештырылырга һәм узарга тиеш. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, "Россия 2018" оештыру комитетының соңгы утырышында Виталий Мутко берничә йөкләмә бирде; алар чаралар куркынычсызылыгына, логистика, транспорт белән тәэмин итү, катнашучыларны азык-төлек белән тәэмин итү, спорт объектларын Конфедерацияләр Кубогы 2017 гә әзерләүгә кагылалар.
Казанда төп мәйданчык булып "Казан Арена" стадионы сайланды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген әзерлек эшен синхрон режимда алып бару бик мөһим, алдан каралган режимда, FIFA таләпләре буенча.
Моннан тыш, Конфедерацияләр Кубогы 2017 гә әзерләнү кысаларында тагын биш кнегүләр өчен мәйданчыкларны билгеләү кирәк. Татарстан Президенты билгеләгәнчә, эшләр графигын билгеләргә кирәк.
"Россия-2018 Оештыру комитеты" автоном коммерцияле булмаган оешма операцион директоры Дмитрий Годунов әзерлек эшләре барышы турында доклад белән чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, Конфедерацияләр Кубогы 2017 башлангануга хәтле 225 көн калды.
Конфедерацияләр Кубогы 2017 матчлары киләсе елның июнь-июль айларында узачак, ә 2017 елның декабрь аенда (Мәскәү) Дөнья чемпионаты 2018 җирәбә салу була.
Дмитрий Годунов хәбәр иткәнчә, "Казан Арена" стадионында матчларга әзерлек эше алып барылачак, шул исәптән вакытлыча инфраструктура төзеләчәк.
Республика оештыру комитеты әгъзалары шулай ук чараларны финанслау мәсьәләләре, куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр.