Рөстәм Миңнеханов АКШка эш визиты белән килде

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларына эш визиты белән килде. Өч көнлек эш сәфәре дәвамында Рөстәм Миңнеханов Рентон, Эверетт (Вашингтон штаты), Сан-Франциско, Берлингейм (Калифорния штаты) шәһәрләрендә булачак. Сэтл/Такома халыкара аэропортына килеп төшкәч үк, Рөстәм Миңнеханов Ренгтон шәһәрендәге "Боинг" компаниясе заводына юнәлде, анда завод эшчәнлеге һәм заманча җитештерү технологияләрен белән танышачак. 

Шуннан программада "Боинг" компаниясенең Эверетт шәһәрендәге заводына баруы каралган. Биредә "Боинг" проектларын алып баручы Россия инженерлары белән очрашу, Россиядәге "Боинг" программалары турында брифинг уздыру планлаштырыла. 

Бүген, 2016 елның 9 нояберендә, Берлингейм шәһәрендә көннең икенче яртысында ТР Президенты АКШ татарлары җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашачак. 

Иртәгә, 10 ноябрь көнне, Рөстәм Миңнеханов инновацион компанияләр эшчәнлеге белән танышачак - Advenira Enterprises, Inc.(композит булмаган материаллар җитештерү), DCM Ventures (стартапларга инвестицияләр), SAP (программалар һәм автоматлаштырылган идарә системалары).

«Кремний үзәне» дә ТР Президентының Google компаниясе җитәкчелеге белән очрашуы һәм Googleplex - Google кампусын каравы планлаштырыла. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов 500 Startups бизнес-инкубаторына бара һәм Uber компаниясе җитәкчелеге белән очраша. 

Төштән соң ТР Президентының Калифорния Губернаторы Джерри Браун белән очрашуы һәм Америк-Россия эшлекле советы исеменнән оештырылган мәҗлестә катнашуы көтелә.

11 ноябьдә, җомга көнне, Рөстәм Миңнеханов Америка-Россия эшлекле советының ел саен үткәрелә торган конференциясенең ачылу тантанасында катнашачак. Аннан Татарстан Президенты Ford Motor Company җитәкчелеге,  MARS компаниясе вәкилләре белән очраша. 

ТР Президентын эш сәфәрендә ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Ак Барс" банк ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов, "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендәге технопарк җитәкчесе Антон Грачев һәм башкалар озата йөри. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International