18 ноябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында депутатлар “2017 елга һәм 2018-2019 еллар план чорына ТР бюджеты” турында закон проектын карап тикшерделәр. Утырышта ТР премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнаштылар.
Көн тәртибендәге беренче сорауга күчеп, комитет рәисе Леонид Якунин бюджет турындагы закон проектына беренче укылышта кабул ителгәннән соң 364 төзәтмә кертелүен хәбәр итте. Шул исәптән хөкүмәттән – 357 төзәтмә, депутат Хафиз Миргалимовтан – 6 һәм депутат Рафаэль Юнысовтан – 1.
ТР Финанс министры Радик Гайзәтуллин әлеге төзәтмәләр турында аңлатма бирде. Аның әйтүенчә, 2017 елда Татарстан бюджетына керемнең гомум күләме 178,07 млрд сум, чыгым 185,6 млрд сум, бюджет дефициты 7,6 млрд сум булыр дип планлаштырыла.
ТР бюджетына керем күләме 2018 елга – 182,6 млрд сум, 2019 елга – 186,5 млрд сум , чыгым 2018 елга 196,1 млрд сум, шул исәптән расланган чыгым – 6,2 млрд сум күләмендә, 2019 елга – 201,6 млрд, шул исәптән расланган чыгым - 12,07 млрд сум дип фаразлана.
Татарстан бюджеты дефициты 2018 елга - 13,5 млрд сум, 2019 елга - 15,1 млрд сум булыр дип көтелә.
Искә төшерик: бюджет турында закон проекты 3 ноябрьдә беренче укылышта кабул ителгән. Ул вакытта керем 2017 елга - 166,8 млрд сум, 2018 елга – 172,2 млрд сум, 2019 елга – 176 млрд сум булыр дип планлаштырылган иде. Чыгымнар 2017 елга – 174,4 млрд сум, 2018 елга – 186 млрд сум, 2019 елга – 191,1 млрд сум дип каралган иде. ТР бюджеты дефициты 2017 елга – 7,6 млрд сум, 2018 елга – 13,5 млрд сум, 2019 елга 15,1 млрд сум тәшкил итәр дип фаразланган.
Утырышта чыгыш ясап, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов үзе элегрәк керткән төзәтмәләрне кире алуы турында хәбәр итте. “Минем тәкъдимнәр хөкүмәт тарафыннан дәүләт программаларында исәпкә алынды”, - дип аңлатты ул.
Комитет хөкүмәт төзәтмәләрен хуплады һәм Дәүләт Советына әлеге закон проектын икенче һәм өченче укылышта карарга тәкъдим итте.
Министр ушай ук агымдагы елның 10 аенда бюджет үтәлеше турында да сөйләде. Татарстанның берләштерелгән бюджетына 10 айда салым һәм салым булмаган керемнәрдән 186,9 млрд акча җыелган. Алардан 60,3 млрд сум табышка салым, 49,9 млрд сум - физик затлар кеременә салым. Радик Гайзатуллин әйтүенчә, Татарстанның берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәрдән 9 айда164,9 млрд сум, ягъни еллык планның 79 проценты, җыелган. “Федераль бюджеттан кергән акчаларны исәпкә алып, гомум керем саны 183,9 сум тәшкил иткән”, - дип ассызыклады ул. ТР бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәрдән 9 айда 136,7 млрд сум кергән, бу еллык планның 79 проценты.
“Бюджетның үтәлеше ышанычлы бара” – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитеты Рәисе Леонид Якунин.