Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Панкадж Саран белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Президенты резиденциясендә узды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Һиндстан социаль-икътисадый үсештә җитди уңышларга иреште һәм халыкара аренада үзенең абруен ныгытты.
Россия белән Һиндстан арарсындагы мөнәсәбәтләр ныклы дуслык традицияләренә һәм үзара ихтирамга нигезләнә, диде Татарстан Республикасы Президенты.
«Без Сезнең ил белән хезмәттәшлекне киңәйтергә телибез. Бу юнәлештә адымнар ясалды инде: Татарстан Республикасы һәм Андхра-Прадеш штаты хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты кыскача гына үзенең 2014 елның ноябрендә Нью-Дели һәм Мумбайга визиты турында сөйләде.
«Үткән ел йомгаклары буенча безнең товар әйләнеше 540 млн. АКШ доллары тәшкил итә. Һиндстан – Казан вертолетлар заводының әйдәүче заказчыларыннан берсе: Сезнең илгә безнең йөзләрчә "Ми" вертолетлары җибәрелгән, 50гә якын берәмлек техника илтеп җиткерү эше алып барыла. Моннан тыш, вертолётлар ремонтлана һәм персонал укытыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә 2010 ел башында Һиндстанда «КАМАЗ» йөк автомобильләрен җыю җитештерүе ачылды (Хосур шәһәре, Тамилнаду штаты).
Шул ук вакытта икътисадый хезмәттәшлекнең бик күп башка мөмкинлекләре дә бар, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан башка предприятиеләре продукциясен дә Һиндстанда реализацияләргә тели: суднолар, газ куучы җайланмалар, шиннар, компрессорлар, медицина инструментлары, машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясе. Үз чиратында Һиндстан да үз товарларын китерүне арттыра ала, шул исәптән – чәй, кофе, тәмләткечләр, текстиль һәм башкалар.
Моннан тыш, Һиндстан – бөтен дөньяда программа белән тәэмин итүнең төп эшләүчеләреннән һәм экспортерларыннан берсе. Рөстәм Миңнеханов Һиндстан компанияләрен «Иннополис» махсу зонасына аның мөмкинлекләре белән танышу өчен чакырды.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, бүген мәгариф өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләр яхшы үсә. КДМУда гына да Һиндстаннан 700ләп студент укый, шулай ук 53 студент – КФУда.
Панкадж Саран билгеләп үткәнчә, аның бу Татарстанга Һиндстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе вазыйфасында беренче килүе. Ул Рөстәм Миңнехановка Һиндстан делегациясенең Татарстанга эш сәфәрен югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Панкадж Саран билгеләп үткәнчә, Һиндстан җитәкчелеге Россия белән хезмәттәшлекне төбәк дәрәҗәсендә үстерү бурычын куя. Киләсе елга Россия һәм Һиндстан төбәкләре башлыклары катнашында түгәрәк өстәлләр секциясен оештыру планлаштырыла. Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рөстәм Миңнехановны шушы чарада катнашырга чакырды.