Татарстанда быел 237млрд сумга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереләчәк

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Татарстанда быел 237млрд сумга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Республикада кукурузны бөртеккә исәпләп, 4,3 млн т бөртекле ашлык җыелган, уртача уңыш бер гектарга 27,3 ц. Бөртеклеләрдән югары уңыш Зәй (37 ц), Нурлат (35ц), Балтач (33,5ц) районнарында җыелган.

Кукуруз 91,3 мең гектар мәйданда җыеп алынган, бу планның 95% тәшкил итә. 281 мең т культура суктырылган, уртача уңыш бер гектарга 31ц тәшкил итә.

Марат Әхмәтов сөйләгәнчә, Татарстанда 138 мең т көнбагыш суктырылган, уртача уңыш бер гектардан 12,5ц алынган.

Бәрәңге 74,2 мең гектар мәйданда җыеп алынган, шуларның 8 мең гектары – авыл хуҗалыгы оешмаларында. Республика буенча бәрәңгенең уртача уңышы бер гектардан 171, 5 ц тәшкил итә.

Орлыкка ихтыяҗ республикада 348 мең т тәшкил итә, хәзерге вакытта аларның тәэмин ителеше – якынча 352 мең т (101%).

Шикәр комының бәясе 41 сумга кадәр төшүне Марат Әхмәтов вакытлыча күренеш дип атады. Шулай ук ул икмәккә бәянең артуын аңлатты.

“Миннән сорыйлар: Татарстанда 4 млн т бөртекле ашлык җыеп алынган, ни өчен икмәкнең бәяләре арта? Икмәк бәясендә бөртекле ашлык – иң күбе 15%, калган барлык чыгымнар, 85% -  энергоресурсларга, яңартуга, әйләнештәге материаль ресурсларның кыйммәтләнүенә, салымнарның үзгәрүенә карый”, - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International