Министр дәресе

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Татарстан финанс министры, икътисад фәннәре докторы Радик Рәүф улы Гайзатуллинның Казан Федераль университетының идарә, икътисад һәм финанс институты студентлары алдында чыгыш ясавы күркәм бер гадәткә әверелде. Министр быел үзе генә түгел, коллегалары – министр урынбасарлары, бүлек мөдирләре белән килде һәм лекция дәвамында студентларга да, коллегаларым, дип мөрәҗәгать итте. Әлбәттә, финанс тармагында белем алырга һәм дипломлы булгач шул ук өлкәдә хезмәт итәргә алыначак яшьләрнең бюджет сәясәтендәге хәбәр-әхвәлләрдән хәбәрдар булуы бик кирәк. Лекциянең нәкъ менә федераль һәм республика бюджеты формалашкан көннәрдә уздырылуы аңлашыла иде, шулай итеп, булачак финансистлар өр-яңа мәгълүматка да ия булды. Министрлык җитәкчелеге институт белән тагын да тыгызрак элемтәләр урнаштыруны, киләчәктә министрлыкта практика үтү мөмкинлеге булачагын хәбәр итте һәм студентларга диплом темалары да әзерләп килгәннәр иде: эленке-салынкы йөрмә, яхшылап укы, белем өстә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International