2017 елга һәм 2018, 2019 елдагы план чорына бюджет турында закон икенче укылышта кабул ителде

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 23-нче утырышында "2017 елга һәм 2018, 2019 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" закон проектын депутатлар икенче укылышта кабул итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет рәисе Леонид Якунин искәртеп узганча, закон проекты беренче укылышта 3 ноябрьдә кабул ителгән иде. 12 ноябрьгә кадәр комитетка 374 төзәтмә кертелде, аларның кайберләре кире алынган. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 357 төзәтмә, ә республика парламенты депутатлар 17 төзәтмә керткән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International