Татарстан нефтьчеләре ел башыннан бирле 26 млн. 213 мең тонна нефть чыгарган, үсеш темплары – үткән елның шушы чорына карата 104,1 процент тәшкил итә. Бүген мондый күрсәткечләрне Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә 2016 елның 9 ае эчендә кече нефть компанияләре эшенә йомгак ясауга багышланды.
Чара «Татнефть» компаниясенең (Әлмәт) штаб-квартирасында узды.
Киңәшмәдә «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының, федераль органнарның территориаль бүлекчәләренең, Татарстанның кече нефть компанияләренең җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров кече нефть компанияләре тарафыннан сәнәгать һәм экологик иминлек таләпләре үтәлеше турында сөйләде.
Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев хәбәр иткәнчә, кече нефть компанияләре быел 9 ай эчендә 5 млн. 363 мең тонна нефть чыгарганнар, бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 66 мең тоннага артык (ягъни 1,25%ка).
«Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры билгеләп үткәнчә, бюджетның барлык дәрәҗәләренә 40 млрд. сум акча күчерелгән, шул исәптән Татарстан Республикасы берләштерелегән бюджетына – 4 млрд. 200 млн. сум.
«2016 елның 9 ае йомгаклары буенча кече нефть компанияләренең Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына түләләре һәм 2017 елга бурычлары турында»гы нотык белән Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Марат Фәйзрахманов чыгыш ясады.
Идел буе федераль округында Җир асты байлыкларыннан файдалану департаменты җитәкчесе урынбасары Равил Мотыйгуллин 2016 елда кече нефть компанияләренең лицензион килешүләрне актуальләштерүләре турында мәгълүмат бирде.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, нефть тармагы – республиканың ышанычлы фундаменты. Ул кече нефть компанияләре алдына 2016 елның азагына кадәр бурычлар куйды, аларны инновацион хәл ителешләрне гамәлгә кертүгә игътибар итәргә өндәде һәм республика файдасына уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.