8 ноябрьдә Стокгольм шәһәрендә Global Inclusion Awards 2016 конкурсында җиңүчеләрне котладылар. Быел Россия Федерациясе һәм илебезнең Финанслар министрлыгы әлеге номинация буенча 2016 елның язында балалар һәм яшьләр өчен финанс белемен арттыруда Икенче Россиякүләм атналыгын уздыруда зур уңышлары өчен беренче тапкыр Global Money Week җиңүчеләр исемлегенә керде.
Россия халыкара жюри игътибарына "Россия Федерациясендә халыкның финанс белемен арттыруга ярдәм итү" исемле Россиянең Финанслар министрлыгы Проекты кысаларында 2016 елның март ахырында узган балалар һәм яшьләр өчен финанс белем атналыгы нәтиҗәләрен тәкъдим итте.
Бу турыда мәгълүмат Россия Федерациясе финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды. http://minfin.ru/ru/##ixzz4RfZkkNXc