Үткән шимбәдә Казанда узган Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Федераль салым хезмәтенең, Федераль казначылыкның ТР буенча идарәләре уртак коллегиясендә 2016 елга республика тупланма бюджетын үтәү йомгаклары һәм финанс, казначылык, салым органнарының киләсе елга бурычлары каралды. Коллегиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ финанс министры Антон Силуанов катнашты. Киңәшмәдә нинди мәсьәләләрнең күтәрелүе, республиканың төп финанс документының ничегрәк үтәлүе һәм 2017 елда нинди бурычларны хәл итәргә кирәклеге турында сөйләвен үтенеп, Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Радик Рәүфович, башка субъектлар белән чагыштырганда, республиканың хәле ничегрәк?
– Безнең республика донор-төбәк булып торганлыктан, йомгаклау коллегияләрендә Федераль министрлык җитәкчелегенең катнашуы табигыйгә әйләнеп бара. Әлбәттә, безнең өчен зур дәрәҗә бу. Ул да безнең эшчәнлекне югары бәяли. Татарстан Республикасы үз бюджетына керемнәрне туплау күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында бишенче урында тора. Өстәвенә соңгы биш елда республиканың үз бюджетына туплана торган керемнәре күләме беренче унлыкка керүче төбәкләр белән чагыштырганда иң югары темпта үсә.
Татарстан 11 айда төп керем чыганаклары ягыннан табышка салым буенча 66 миллиард сум күрсәткече белән бишенче урында тора. Физик затлар керемнәренә салым буенча – РФ субъектлары арасында җиденче урында. Шуны басым ясап әйтәсем килә: Татарстан төбәкләр арасында физик затлар керемнәренә салымның үсүе буенча инде берничә ел рәттән иң зур процентка ия.
Идел буе федераль округында соңгы 5 елда керемнәрнең уртача үсеш темплары ягыннан беренче урында торабыз. Шулай ук Татарстан Республикасы бер кешегә туры килә торган керем күләме һәм быелның 11 аендагы керем күләме буенча да Идел буе федераль округы субъектлары арасында – беренче урында.
– Әлегә илебездә икътисадый вәзгыятьнең тотрыксыз булуын белеп торабыз. Бюджетның керем өлеше ничегрәк тупланды? Нинди кыенлыклар алдында калырга туры килде?
– Икътисадта кризисның хөкем сөрүенә карамастан, предприятиеләр һәм товар җитештерүчеләребез салым керемен планлаштырылган күләмдә тәэмин итүгә кереште. Әйтергә кирәк, бюджетка әлеге керемнәрнең зур өлешен ел саен 7 зур салым түләүче тотрыклы төстә тәэмин итеп килә. Республика файдасына нәтиҗәле һәм намус белән эшләүләре өчен аларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Агымдагы елның 11 аенда республикабыз территориясендә барлыгы 619 миллиард сум күләмендә салымнар, керемнәр, таможня җыемнары һәм пошлиналар, бюджеттан тыш фондларга чигерүләр тупланды, шуның 428 миллиард сумы – бюджетларның салым һәм салым булмаган керемнәре. Ел йомгаклары буенча барлыгы 680 миллиард сум күләмендә керем туплану көтелә, шуның 471 миллиард сумы – салым һәм салым булмаган керемнәр.
Республика бюджетын һәм җирле бюджетларны булдыручы төп салымнар җыелып бетте. Шулай да физик затлар кеременә салым һәм транспорт салымын түләүләрне җыю буенча берникадәр артта калу бар. Бу салымнарны республикабызда яшәүчеләр түли. Татарстанлылар ел азагына кадәр барлык мөлкәти салымнарын түләсен иде, дигән теләктә калабыз.
Республика тупланма бюджетына кергән салым булмаган керемнәр күләме, узган елдагыга караганда берникадәр артып, 15 миллиард сумнан артыграк тәшкил итә.2016 елда 27 миллиард сум күләмендә федераль средстволар һәм фондларның средстволары алыну көтелә.
– Бюджетның чыгым өлеше ничегрәк үтәлде? Планлаштырылган барлык чараларны хәл итүгә ирешелдеме?
– 2016 елда Татарстан Республикасы тупланма бюджеты чыгымнары 264 миллиард сум тәшкил итә. Быел чыгымнарны үтәү кысаларында беренче чиратта кирәкле һәм социаль әһәмиятле чыгымнар төп урынны алып тора. Республиканың тупланма бюджетында аларның өлеше – 72 процент. Беренче чиратта кирәкле чыгымнар структурасында хезмәт хакының өлеше – 56 процент. Бюджет чыгымнарында шактый ук зур өлешне Россия Федерациясе Президентының май ае указларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән чаралар алып тора.
2016 елда бюджет чыгымнары нәтиҗәсен арттыру эше кысаларында, сөт ризыкларын һәм тукландыруны оештыру хезмәте күрсәтүне үзәкләштерелгән төстә сатып алуларны кертеп, бюджет учреждениеләре өчен азык-төлекне үзәкләштерелгән сатып алу чаралары хәл ителде. Бу хакта ел дәвамында сезнең газетада да тәфсилле берничә язма дөнья күрде. Үткәрелгән чаралар республика бюджет учреждениеләрен сыйфатлы азык-төлек белән үз вакытында тәэмин итү һәм янга калдырылган акчаны бюджет учреждениеләренең матди-техник базасын үстерүгә юнәлтү мөмкинлеге бирде. Экономияләнгән акчасының һәр учреждениенең үзендә калганлыгын басым ясап әйтәсем килә.
– Республикабызның, Россиядә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе булып торуына карамастан, дәүләт бурычы бар. Бурыч күләме күпме?
– 2016 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт бурычы 95 миллиард сум тәшкил итә. Ел башындагы белән чагыштырганда, дәүләт бурычы күләме 3,5 миллиард сумга артыграк. Бурычның үсүе федераль бюджеттан җәлеп ителгән кредит күләме артуга бәйле. Агымдагы елда федераль бюджеттан барлыгы 5,7 миллиард сум күләмендә кредит җәлеп ителде. Федераль кредитлар буенча бурыч реструклаштырылган, 2023 елдан башлап ул бертигез өлешләрдә түләнәчәк. Республиканың, элеккечә үк, коммерция кредитлары буенча бурыч йөкләмәләренә ия булмавын аерым билгеләп үтәсем килә.
– Президент 28 ноябрьдә республика бюджеты турында законны имзалады. Закон басылып та чыкты. Киләсе елга һәм алдагы чорга бюджетларның үзенчәлекләре турында тәфсилләп сөйләдек инде. Шулай да киләсе елда аеруча нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк булуын һәм финансистлар алдында нинди бурычлар куюыгызны сөйләп үтмәссезме.
– 2017 елга бюджет 7,6 миллиард сум күләмендә дефицит белән кабул ителде. Моннан тыш федераль бюджетка 6,8 миллиард сум күләмендә бюджет кредитының бер өлешен кире кайтарырга кирәк булачак.
Бюджетның керем өлешенә федераль законнардагы үзгәрешләр дә уңай, шулай ук тискәре яктан йогынты ясый.
2017 елда керемнәр өлкәсендә керемнәрне үстерү һәм салымнарны максималь дәрәҗәдә туплау, салым түләүләре буенча бурычны киметү чараларын үткәрүне дәвам итәргә кирәк булачак. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль мөлкәттән дә нәтиҗәлерәк файдаланырга туры киләчәк.
2017 елда чыгымнар өлкәсендә түләү срогы чыккан кредиторлык бурычы, финанслау лимитлары белән тәэмин ителмәгән чыгымнар, кабул иткәндә һәм үтәү процессында бюджетларда нигезсез чыгымнар хасил булуга юл куймаска кирәк. Киләсе елда бюджет учреждениеләре чыгымнарын финанслауны дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең финанс нормативлары нигезендә хәл итәргә кирәк.
Шулай итеп, без тотрыклы керем базасына ия булып һәм планлаштырылган керемнәрне җыюга ирешеп, халыкның барлык тормыш өлкәләрен колачлаган һәм тормыш сыйфатын алга таба яхшыртуга юнәлтелгән чыгым өлешен сыйфатлы, нәтиҗәле итеп үтәргә тиешбез.
Форсаттан файдаланып, республикабызда яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм һәм аларга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, барлык эшләрендә уңышлар һәм иминлек телим!