Татарстанның 2016 ел бюджеты керемнәре 214,4 млрд, чыгымнары 221,7 млрд сум булыр дип фаразлана, дефицит күләме - 7,3 млрд сум. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында республиканың финанслар министры Радик Гайзатуллин ачыклык кертте.
“Бюджет дефициты тулысынча акча белән тәэмин ителгән – ул ел башындагы калдык һәм җәлеп ителгән кредитлар, - дип аңлатты чыгыш ясаучы. – Дефицит 3,5 млрд сум бюджет кредиты һәм ел башындагы калдык хисабына каплана”.
Бүген депутатлар республиканың “2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты тарында”гы законына үзгәрешләр кертүне хуплады һәм бу мәсьәләне җирле парламентка 26 декабрьдә булачак утырышының көн тәртибенә беренче укылышка кертергә тәкъдим итте.
Закон проекты белән бюджетның керем өлешен 14,6 млрд сумга арттыру күздә тотыла. Шуның 13,1 млрд сумы салым һәм салым булмаган керем акчасы булса, 1,5 млрд сумы – бушлай кергән акчалар, дип ачыклык кертте министр.
Татарстан бюджетының чыгым өлешен 14,6 млрд сумга арттыру күздә тотыла. Төп чыгымнар дип Радик Гайзатуллин автомобиль юлларын карап тоту һәм аларны төзү, су саклагыч зоналарда, парклар һәм скверларда уңайлыклар булдыру, авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме, социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь төзекләндерү һәм яңаларын салу, бюджет учреждениеләрен матди-техник яктан баетуны атады. “Федераль бюджет, федераль фондлар акчасы хисабына максатчан чыгымнар 256 млн сумга азрак булуы күренә”, - дип йомгак ясады ул.
"Татар-информ" МА язмасы буенча