2017 елда күчемсез милекне дәүләт теркәве турындагы федераль закон үз көченә керә. Аны тормышка ашыру өчен яңа исәп-теркәү системасы эшли башлый. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Росреестры идарәсе коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе – республиканың баш дәүләт регистраторы Азат Җаббаров җиткерде.
Докладчы системада дәүләт кадастр исәбе һәм хокук дәүләт теркәве мәгълүматлары базасын берләштерүнең күздә тотылуын әйтеп узды.
«Гражданнар һәм оешмалар өчен объектларны исәпкә алу һәм аңа хокукны теркәүнең хәзер бер урында - күчемсез милекне дәүләт теркәвендә булуы мөһим булачак. Шуның белән бергә күчемсез милекне теркәү гамәлләре азрак булачак һәм теркәү сорклары кыскарачак», – дип билгеләп үтте ул.
Җаббаров закондагы яңалык булып, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары күчемсез милекне теркәүгә үзләре мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар, дип белдерде.
«Беренче чиратта бу гражданнар һәм оешмалар дәүләт һәм муниципаль милек алып, аңа хокук билгеләгәндә кагыла. Закон мәҗбүр итеп кенә калмый, аны үтәүгә бары биш көн вакыт бирә. Объектны эшләтеп җибәргәндә бары электрон мөрәҗәгать кенә була», – дип аңлатты ул.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан өчен күчемсез милекне дәүләт теркәве турындагы федераль законны тормышка ашыру мөһим бурыч булып тора. «Без әлеге законны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтергә тиешбез, – дип билгеләп үтте ул. – Бердәм база мәгълүматлары булдырмыйча эшләү кыен булачак, аны ел дәвамында булдыру кирәк».
А. Җаббаров үз чыгышында Татарстан буенча Росреестр идарәсенең территориаль Росреестр органнары арасында хокук теркәүләрен электрон формада үткәрү буенча лидерлар сафында булуын әйтеп узды. Быел электрон мөрәҗәгатьләр буенча 20 меңләп хокук һәм килешү теркәлгән, шуларның 18 меңләбе – хокук буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары мөрәҗәгате. «Электрон формада эш алып бару – бу инде дөнья дәрәҗәсендә, аны дәвам итәргә кирәк», – диде әлеге хәбәргә җавап итеп Р. Миңнеханов.
Татарстан лидеры шулай ук күпфунцияле үзәкләр эшчәнлеген дә билгеләп үтте. Сүз уңаеннан, республика бюджетын ул 491 млн сумга тулыландыруга ярдәм иткән. Росреестр хезмәтләре күпфунцияле үзәкләр хезмәтләренең 62 процентын тәшкил итә. Моннан тыш, үзәк тагын 140 төр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә. 2017 елның февраленнән күпфунцияле үзәкләр чит ил паспортларының яңа үрнәген теркәү, илкүләм һәм халыкара машина йөртү таныклыкларын, наркотик чаралар кулланган өчен административ җәза алуы турындагы белешмәләр бирү кебек документлар белән эшли башлаулары ниятләнә.
«Без әлеге структураны төзеп, дөрес юл сайладык, ул нәтиҗәле эшли. Мөмкин булган хезмәт күрсәтү даирәсен киңәйтү кирәк. Максималь күләмдә бу мәсьәләләрдә электрон форма үзара эшчәнлектә булырга тиеш», – дип саный Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов җир ресурслары буенча тулы база булырга тиешлеген искәртте. «Су объектлары янындагы законсыз рәвештә яулап алынган җир кишәрлекләре буенча җир күзәтчелеге эшен дәвам итәргә һәм көчәйтергә кирәк. Әлеге тема безнең контрольдә кала», – диде ул һәм өстәп, законсыз рәвештә эшләүче карьерлар проблемасын чишү дә шулай ук мөһим, дип искәртте.
«Торак пунктларга без 14 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләрен куштык. Кызганыч, аларның күбесе чәчү әйләнешеннән чыккан, кулланылмый. Кулланылмый торган күчерелгән җирләр белән нәрсәдер эшләргә кирәк. Без кешеләр торак төзер дигән уйдан чыгып эшләгән идек, әмма бернинди инфраструктура юк, ризасызлык туа. Ә кемнәрдер өчен бу – бизнес, инфраструктурасыз кишәрлекләрне яңадан сату. Биредә тәртип булдырырга кирәк», – дип төгәлләде республика лидеры.