Бүген Әлмәттә көннең икенче яртысында "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Директорлар советы 2016 елның унбер аенда бюджет үтәлеше һәм 2017 ел гыйнварына һәм беренче кварталына бюджетны раслады.
Шулай ук төзелеш һәм скважиналарны төзекләндерү өлкәләрендә яңа алымнар турында мәгълүмат тыңланды.
2015 елдан компаниядә скважиналарны төзекләндерү һәм катламнарның нефть бирүе дәрәҗәсен арттыру өлкәсендә сервис хезмәт күрсәтүләрен сатып алуда нәтиҗәлекне арттыру стратегиясе гамәлгә ашырыла, аңардан икътисадый табыш 1 млрд. сумнан артты. Яңа технологияләрне куллану һәм скважиналар эше нәтиҗәлелеген арттыруда техник алымнарны гамәлгә кертү эше алып барыла. Әлеге юнәлештә яңа технологияләрне эзләү өчен Геология-техник чаралар үзәге булдырылды.
Бораулау эшләрен оештыруның яңа схемасы эшләнде, аның уңай яклары - планлаштыруга, проектлауга һәм скважиналар төзү эше белән идарә итүгә бердәм караш, иң яхшы тәҗрибәләрне файдалану, сервис хезмәтләрен күрсәтүчеләргә конкурентлы шартлар булдыру.
Директорлар советында "Татнефть" компаниясенең башка мәсьәләләре дә каралды.