Бүген Түбән Камада “Татэнерго” АҖнең быелгы елда соңгы Директорлар советы утырышы узды. Бу чара ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә үтте. Анда шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.
Утырыш барышында Директорлар советы вәкилләре 2016 елда “Татэнерго” АҖнең финанс-икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләрен карадылар һәм киләсе елга бюджет һәм чаралар турында җентекләп фикер алыштылар.
2016 ел нәтиҗәләре буенча компания станцияләре тарафыннан җитештерелгән электр энергиясе 12196 млн. кВтч тәшкил итә, 2015 елга караганда аз гына (3ка) кимрәк, киләсе елга план шулай ук 11362 млн. кВтч га киметелгән. Җылылык энергиясен сату 2015 елга караганда аз гына күбрәк, 10593 мең Гкал тәшкил итә. Компаниянең сатудан көтелгән табышы узган елга караганда аз гына кимрәк – 2,7 млрд. сум.
Утырыш кысаларында каралган 2017 елга планлаштырылган өстенлекле чаралар компаниягә алга таба да төп фондларны яңарту юнәлешендә эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Болар – Казан ТЭЦ-1 дә ПГУ-230 МВт төзелеше, Зәй ГРЭСдагы оптимальләштерү чаралары, Чаллы ТЭЦ да тагын бер проектны гамәлгә ашыру, Казанда торак йортларны автоматлаштырылган шәхси җылылык пунктларына күчерү программасын гамәлгә ашыру.
Илдар Халиков билгеләгәнчә, компаниянең яңарту эшләренә юнәлеш алуы, 2020 елга республиканың энергокомплексын яңа дәрәҗәгә чыгаруга мөмкинлек бирәчәк. Без бүген инде берничә ел элек хыяллана да алмаган проектларны тормышка ашырабыз, диде ул.