Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Утырышта катнашучылар «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» өстенлекле программасы паспортын һәм «Чиста ил» өстенлекле проекты паспортын расладылар.
Утырышны ачып, Дмитрий Медведев :«Безгә дәүләттә контроль һәм күзәтчелек системасы буенча эшчщнлек идеологиясен яңарту кирәк. Бер үк вакытта кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмыйча заманча контроль моделенә күчү мөһим. Күрсәткечләрнең берсе булып тикшерүләрнең саны түгел, ә бизнесны җәелдерү булачак», - дип билгеләп үтте. Дмитрий Медведев шулай ук программаның аерым блогы төбәк дәрәҗәсендәге контрольне камилләштерү, дип белдерде.
Икенче проект - «Чиста ил» Россиягә каты коммуналь калдыкларны эшкәртүнең нәтиҗәле моделен бирәчәк. Шул ук вакытта шәһәрне көнкүреш калдыкларыннан чистартып, булдырылган яңа тармакта яңа эш урыннары барлыкка килеп, бу проект өстәмә электр энергиясен дә бирәчәк.
Россия Хөкүмәте рәисе әлеге программа кысаларында калдыкларны термик эшкәртү буенча биш объект төзелеше буенча пилот проекты эшләп китәчәк, дип белдерде. Дүрт объект Мәскәү өлкәсендә һәм берсе - Татарстанда булачак. Моннан тыш, диоксиннар, парник газлары барлыкка килү туктатылачак. Тулаем алганда, бу экологик вазгыятьне сәламәтләндерүгә ярдәм итәчәк.