Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2016 елда 2015 ел белән чагыштырганда 18,2% кимегән һәм баррель өчен 41,9 доллар тәшкил иткән, дип белдерелгән Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының материалларында.
2015 елда Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 51,23 доллар тәшкил иткән, бу 2014 ел бәяләренә караганда ике тапкыр диярлек кимрәк, ул вакытта нефть 97,6 доллар торган.