Татарстан Президенты Гайдар Форумы – 2017нең «Россия һәм бөтендөнья: өстенлекләрне сайлау» пленар дискуссиясендә катнашты

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар Форумы – 2017нең «Россия һәм бөтендөнья: өстенлекләрне сайлау» пленар  дискуссиясендә катнашты. 

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе  Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев мөрәҗәгать итте. 

РФ Премьер-министры билгеләп үткәнчә, Гайдар Форумы, Россиянең һәм бөтен дөньяның әйдәүче экспертлары очрашып, глобаль икътисад, илебез һәм төбәкләр икътисады кичерүче кискен мәсьәләләр, хәлләр турында җыелып сөйләшерлек нәтиҗәле мәйданчык. 

«Һәр илнең үз үзенчәлекләре, үз проблемалары бар, һәм аларга үз җавабыңны эзләргә кирәк. Икенче яктан, Россиянең белән башка илләрнең икътисадындагы шактый аерма булуга карамастан, барыбыз алдында да торган проблемаларның уртак булуын да онытмаска кирәк», - диде Дмитрий Медведев. 

«Минемчә, безнең илдәгеге технологик яктан артта калуның үсә бару мөмкинлеге җитди проблемаларның берсе булып тора. Бу турыда фикер алышырга кирәк, әлбәттә инде, бу җәһәттән тиешле карарлар да кабул итәргә  кирәк, – диде Россия Федерациясе Премьер-министры. – Шулай ук конкуренцияне үстеререгә, дәүләтнең икътисадка артык катнашуын киметергә, төбәкләрнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттырырга һәм дәүләт идарәсе системасын җитди рәвештә үзгәртеп корырга кирәк».

ТөгәлрәкРоссия Федерациясе Хөкүмәте рәсми сайтында http://government.ru/news/26050/. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International