Рөстәм Миңнеханов Гайдар Форумы кысаларында «Яңа төбәк сәясәте» эксперт дискуссиясендә катнашты

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гайдар Форумы - 2017» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Яңа төбәк сәясәте» эксперт дискуссиясендә катнашты.

Дискуссияне оештыручы – Стратегик эшләнмәләр үзәге Советы рәисе Алексей Кудрин. Дискуссия эшендә шулай ук Владимир өлкәсе Губернаторы Светлана Орлова, Калуга өлкәсе Губернаторы Анатолий Артамонов, Калининград өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Антон Алиханов, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Александр Цыбульский һәм башкалар катнашты. 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге катлаулы икътисадый шартларда беренчел бурыч – төбәк һәм җирле бюджетларны тулыландыруны һәм аларның балансын тәэмин итү. Моңа бит чыгым йөкләмәләрен үтәүнең һәм гражданнарның лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүнең нәтиҗәлелеге бәйле. 

Агымдагы елда республика бюджетының керемнәр өлешенә федераль законнардагы үзгәрешләр тискәре йогынты ясый, диде Татарстан Республикасы. Сүз федераль бюджетка табышка салымын кертү нормативының 1%ын федераль бюджетка тапшыру турында, нефтькә НДПИне арттыру турында, шулай ук нефть продуктларына акцизлар кертүне федераль бюджет файдасына яңадан бүлү турында бара. Шулай итеп, Татарстан Республикасы өчен төшеп калучы керемнәр 8 млрд. сум тәшкил итәчәк.    

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, төбәкләрнең социаль-икътисадый үсеше дәрәҗәләрен тигезләү акчаларны формаль бүлүгә әверелмәскә тиеш. 

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Александр Цыбульский белдергәнчә, быел Россиядә башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өлешендә илнең иң яхшы субъектларын бүләкләү өчен грантлар арттырылган. Бу максатларга федераль бюджет 20 млрд. сум бүлеп бирәчәк.    

Рөстәм Миңнеханов җаваплаганча, хәтта Татарстан төбәкләр арарсында 1 нче урынны алса да, грант суммасы 610 млн. сум чамасы булачак, бу федераль бюджетка тапшырылачак сумма белән чагыштырылык та түгел.    

Татарстан Президенты шулай ук ассызыклаганча, ил үзенең төбәкләре белән көчле, һәм үсешкә стимулны чикләмәскә өндәде ул. «Илнең нигезе – төбәкләр. Көчле төбәкләр – көчле ил. Соңгы гамәлләрдән соң без кайсыбер  программаларыбызны чикләргә тиеш булачакбыз. 2016 ел йомгаклары буенча безнең җыелма продукт буенча үсеш күзәтелә, бу – һәр көнне башкарылучы тырыш хезмәт нәтиҗәсе. 8 млрд. сум – безнең өчен бик зур  сумма. Бу безнең өчен 8 зур мәктәп, юллар санын җитди арттыру дигән сүз», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты Калуга өлкәсе Губернаторы Анатолий Артамоновны да хуплады. «Үсеш өчен мөмкинлекләр тапкан төбәкләрне игътибар белән күзәтергә кирәк, аларга ярдәм күрсәтергә зарур. Алар чикне узуга һәм үз-үзләрен тәэмин итә башлауга ук, аларның, кем әйтмешли, "башларына чүкеч белән сугарга түгел", ә беркүпме вакыт аларга яшәп калырга мөмкинлек бирергә һәм, финанслашу коэффициентларын үзгәртмичә, дотацияләрне саклап калырга кирәк. Шул чакта башка күршеләр дә бу эшнең уңай якларын күрәчәкләр һәм үсешкә омтылачаклар», - диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International