Рөстәм Миңнеханов: Җәмгыятебездәге тотрыклылык һәм аның ышанычлы үсеше Прокуратура хезмәткәрләренең төгәл һәм грамоталы гамәлләренә дә бәйле

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Прокуратурасы коллегиясенең 2016 елда ведомство органнары эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм 2017 елга актуаль бурычларына багышланган киңәйтелгән утырышында катнашты. 

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы идарәсе башлыгы урынбасары Александр Корсунов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм мунициципаль берәмлекләре прокурорлары катнашты. 

«Җәмгыятебездәге тотрыклылык һәм аның ышанычлы үсеше Прокуратура хезмәткәрләренең төгәл һәм грамоталы гамәлләренә дә бәйле», - диде Рөстәм Миңнеханов.   

Ул билгеләп үткәнчә, үткән ел республика Прокуратурасы, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, муниципалитетлар һәм хокук саклау органнары белән берлектә, дәүләтчелекне ныгыту, гражданнарның конституциячел хокукларын һәм ирекләрен яклау, шулай ук җинаятьчелеккә  каршы көрәш буенча җитди эш башкарды. 

Катлаулы икътисадый шартларда ведомствоның төп бурычларыннан берсе   хезмәткәрләргә хезмәт хакын вакытында түләүне тәэмин итү булып кала. Бу юнәлештә уңай динамика күзәтелә. 

Моннан тыш, өлешләп фатир төзүдә алданган затлар проблемалары да Прокуратура белән берлектә уңышлы хәл ителә.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Прокуратурага һәм Милли банкка үткән елгы хәлләр кабатланмасын өчен коммерциячел банклар эшчәнлегенә игътибарларын юнәлтергә өндәде.

Шулай ук кулланучыларны җылылык һәм энергия белән тәэмин итү ышанычлылыгы мәсьәләләре мөһим булып тора.  

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Президенты Прокуратура органнары алдына дәүләт оборона заказларын үтәүне күзәтүне көчәйтү бурычын куйды.

Татарстан Республикасы Президенты коррупциягә каршы көрәш темасына аерым тукталды. Үткән ел прокурорлар җибәргән материаллар буенча бу өлкәдә 64 җинаять эше кузгатылган, 20 меңләп норматив хокукый актка коррупциягә каршы экспертиза уздырылган.
 
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Прокуратураның төп роле республикада милләтара һәм диниара татулыкны саклау булып кала. Дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш өлкәсендә вәкаләтләрен үтәүне тикшерүне даими рәвештә гамәлгә ашырырга кирәк.

Прокуратура һәм тикшереп тору органнары тарафыннан уздырылган эш нәтиҗәсендә су саклау турындагы законнарны бозу буенча 1700 очрак ачыкланган, 365 законсыз төзелгән объект сүтелгән.    

«2017 ел республикада Экология елы дип игълан ителде, бу яшәү тирәлегенең уңайлылыгын тәэмин итүне күзәтү эшендә зур көч куюны таләп итә. Бигрәк тә безнең иҗтимагый урыннар һәм су саклау зоналары буенча зур программабыз гамәлгә ашырыла. Ышанам, без бергәләшеп республика экологиясен саклауга зур өлеш кертербез», - диде ТР Президенты. 

Азакта Рөстәм Миңнеханов аеруча тырыш Прокуратура хезмәткәрләренә  Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International