Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы - "РЖД" ААҖ филиалы җитәкчесе Рәшит Сәйбатталов белән очрашты

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - Куйбышев тимер юлының яңа җитәкчесе Рәшит Сәйбатталов белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Түбән Камага эшлекле сәфәре кысаларында узды.

Әңгәмә барышында Татарстан Республикасы һәм Куйбышев тимер юлы арасындагы хезмәттәшлек турында сүз барды, шулай ук республикада тимер юл инфраструктурасын модернизацияләү мәсьәләләре каралды.

Искәртик, Рәшит Сәйбатталов «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы булган Куйбышев тимер юлы җитәкчесе вазифасына үткән елның декабрь аенда билгеләнде. 

Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы  Айдар Метшин, Чаллы шәһәре мэры наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International