Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү һәм Татарстан Республикасы командасын «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча чемпионатларга әзерләү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләр вәкилләре дә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2017 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычлар күләме - 8,18 млрд. сум, 2016 елның 1 гыйнварында бурычлар 7,34 млрд. сум булган, ягъни бурыч 833 млн. сумга арткан.
Моннан тыш, салымнарның вакытында түләнми калган өлеше 2017 елның 1 гыйнварына 4,5 млрд. сум тәшкил итә.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча берләштерелгән бюджетка бурыч күләме (8,18 млрд. сум) түбәндәгечә бүленгән: иң зур бурыч Казанда - 1,06 млрд. сум; Чаллыда - 976 млн. сум, Түбән Камада - 500 млн. сум, Әлмәттә - 453 млн. сум һәм башкалар.
Республика берләштерелгән бюджетына бурычларны җыю мәсьәләсендә хокук саклау органнары ягыннан ярдәм кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Гомумән әлеге процессларга илдәге, банк системасындагы, кредит системасындагы авыр икътисадый вәзгыять тә тәэсир итә.
Тулырак доклад белән ТР буенча Федераль салым хезмәте Идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2016 елда республика берләштерелгән бюджетына бурычларны киметү өчен махсус ведомствоара комиссия оештырылган иде.
2017 елның 1 гыйнварына комиссиянең 780 утырышы уздырылган, 7003 бурычлы тыңланган. 1,69 млрд. сум күләмендә бурыч түләнгән (3560 бурычлы).
Республика берләштерелгән бюджетына бурычлар буенча иң зур күләме - физик затларның милек салымы буенча (36 %), физик затларның керем салымы (23 %), табышка салым (20 %).
Марат Сәфиуллин ассызыклаганча, Татарстанда физик затлардан милек салымын җыю дәрәҗәсе зур. 2017 елның 1 гыйнварына әлеге салым 5,9 млрд. сум күләмендә билгеләнгән, шулардан 5,1 млрд. сум, ягъни 87 % җыелган.
ТР буенча Федераль салым хезмәте Идарәсе җитәкчесе банкротлык процедурасы артуы турында да хәбәр итте. 2017 елның 1 гыйнварына 1360 банкротлык теркәлгән, шул исәптән 613 - физик затлар банкротлыгы (2016 елның 1 гыйнварына 683 банкротлык, шул исәптән - 8 физик зат).
Доклад белән шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә республикада арбитраж идарә итүчеләр эшчәнлегенә мониторинг ясауны тәкъдим итте. Аларның ничек эшләвен аңларга кирәк, диде ул, кем якын арада банкрот була ала.
Киләсе каралган мәсьәлә «Ворлдскиллс» стандартлары буенча республика икътисадының төп тармакларын өчен эшче кадрлар әзерләү системасын үстерү булды.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген эшче профессияләр дәрәҗәсен үстерү мөһим. Без пешекчеләребез, чәч кисүчеләр, металны эретеп ябыштыручылар турында, нефть химиясе тармагы эшчеләре турында, бүген зур казанышларга ирешкән спортчылар турында сөйләгән кебек, сөйләргә тиеш. Эшче һөнәре абруйлы булырга тиеш. Моның өчен республикада җитди адымнар ясала, "предприятие-ресурс үзәге - профильле министрлык" бәйләнеш булдырыла.
Утырышта шулай ук "Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге" АКО генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин доклад укыды.