Татарстан Президенты бюджетара сәясәт сорауларын караган очрашуда катнашты

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Россия ФедерациясеХөкүмәт рәисе Дмитрий Медведевның ил субъект башлыклары белән очрашуы Сочи шәһәрендә узды.

Кереш сүздә Дмитрий Медведев, очрашуның төбәк җитәкчеләре катнашында үтүе аларны иң күп борчыган теманы карау максатыннан, дип белдерде. Ягъни биредә төбәк башлыклары финанс, бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү мәсьәләләрен карый.

"Территорияләребез күп төрле, финанс һәм бюджет белән тәэмин ителү темасы бөтен регионнарга да кагыла. Гомумән, кыенлыклар белән барлык төбәкләр дә очраша, – дип белдерде Россия Хөкүмәте җитәкчесе.

“Киләсе елдан регионнар бюджетына табышка салымны арттыру планлаштырыла. Бу очракта нинди механизм куллансаң кулайрак булуын төбәк башлыклары башлыклары һәм финанс министры әйтергә тиеш”, – дип йөкләмә бирде Медведев.

“Әлбәттә, без яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәрне кызыксындыруны дәвам итәчәкбез. Узган елдан башлап икъсади үсештә югары күрсәткечләргә ирешкән һәм шәхси инвестицияләр җәлеп иткән төбәкләргә грантлар бүлеп бирәбез. Шәхси инвестицияләр җәлеп итү безнең эшебездә мөһим күрсәткечләрдән санала. Гомумән, бу максатларга агымдагы елда 20 млрд. сум акча бүленәчәк, – дип хәбәр итте Дмитрий Медведев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International