Максим Орешкин: Россия тулаем эчке продуктының 3% дәрәҗәсендә үсеше ел саен 5 трлн. сум инвестицияләр ясалганда мөмкин

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Россия икътисады үсеше тулаем эчке продуктның якынча 3% дәрәҗәсенә чыксын өчен елга 5 трлн. сум инвестицияләр тәэмин итәргә кирәк. Бу хакта Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы министрлыкның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

“Югарырак икътисадый үсеш темпларына чыгу турында сөйләгәндә, барысы да безгә күбрәк инвестицияләр кирәк, ди. Бары инвестицияләр хисабына якынча 3% тирәсе үсеш темплары турында сөйләр өчен, безгә ел саен 5 трлн. сум инвестицияләр кирәк”, - диде Орешкин.

Министр аңлатуынча, икътисадның әлеге үсеш темпына ирешү өчен Россия Федерациясе икътисад структурасында инвестицияләр тулаем эчке продуктның 5% арттырылырга тиеш.

Орешкин әйтүенчә, төрле, Үзәк Банк эмиссия үткәрсен дигән, тәкъдимнәр бар, ләкин Икътисадый үсеш министрлыгы бу тәкъдимнәргә каршы, чөнки алар икътисадка тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы хәзерге вакытта Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы белән берлектә “проект финанслау фабрикасы”н ясау буенча эш алып барыла дип белдерде. Орешкин сүзләренчә, максат – инвестиция барышының төрле фазаларында инвесторларга туган куркынычларны булдыра алганча киметү.

Моннан алда Орешкин бүгенге хәлдә икътисадый үсешнең төп тизләтү драйверлары бары тик шәхси инвестицияләр генә була ала дип белдергән иде инде. Аның сүзләренчә, инвестицияләр динамикасын сизелерлек тизләтү өчен Россия хакимияте эшмәкәрлек һәм дәүләт арасында үзара ышаныч формалаштыруны тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта, министр фикеренчә, яңа инвестицияләр инвестиция ясый торган компанияләргә салым йөкләнеше күтәрелүгә китерергә тиеш түгел. Аның сүзләренчә, РФ салым системасын актив рәвештә инвестицияләр ясаган компанияләргә “йөз белән борылырлык” итеп ясарга кирәк.

Дәүләт Думасында хисап белән чыгыш ясаганда, премьер-министр Дмитрий Медведев Хөкүмәт гомуми инвестиция льготасын кертергә тәкъдим итә дип белдергән иде. Аның буенча акчалар инвестициягә барган очракта, табышка салымны 5% кадәр киметү карала. Ул бу очракта сүз предприятиенең төп капиталына инвестиция ясау турында бара дип белдерде. Мәсәлән, җитештерүне реконструкцияләү, модернизацияләү, аны югары технологияле җиһаз белән тәэмин итү.

Хөкүмәт башлыгы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать предприятиеләренә инвестиция льготасы табышка салымның федераль өлеше хисабына тормышка ашырылырга мөмкин дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International