Бүген Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды Попечительләр советы утырышы уздырылды.
Аның эшендә шулай ук Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, статс-секретарь – Россия Федерациясе Икътисад министры урынбасары Олег Фомичев, «Россия венчур компаниясе» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Александр Повалко, Фәнни-техник өлкәдә кече рәвештәге предприятиеләр үсешенә ярдәм фондының Күзәтүчеләр советы рәисе Иван Бортник, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин һәм башкалар катнашты.
Утырышта катнашучылар республика Стратегия-2030 программасының инновацион өлкәдәге төп юнәлешләрен үстерү, югары уку йортлары фәненә ярдәм мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук Россия венчур компаниясенең 2020 елга кадәр үз Үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру барышын карадылар.