Яңа федераль бюджет проекты өстендә эш, шул исәптән, РФнең сәнәгатендә һәм икътисадның башка секторларында башланган үсешкә ярдәм итүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Бу хакта РФ премьер-министры Дмитрий Медведев 2018 елга һәм 2019-2020 еллар планлы чорына федераль бюджетның чыгымнары буенча киңәшмәләрдә хәбәр итте.
Аның искәртүенчә, дүшәмбе көнге ике киңәшмәдә иң элек сәнәгать, транспорт, энергетика, фән һәм табигый ресурс өлкәсендәге бюджет чыгымнары, аннан соң авыл хуҗалыгын финанслау тикшереләчәк.
“Без моны тармаклар ихтыяҗларын һәм бюджетның реаль мөмкинлекләрен тигезләү әһәмияте өчен генә түгел, ә башланган үсешкә ярдәм итү өчен шулай эшлибез. Ул исә бүген көн үзәгенә куелган икътисад секторларында торган саен яхшырак сизелә”, - дип белдерде Медведев.
Премьер-министр искәртүенчә, финанслауның иң зур өлеше, гадәттәгечә, транспортка каралган. “Яхшы юллар – ул, әлбәттә, кыйммәтле нәрсә, ләкин аларның файдасы да аз түгел, халык өчен дә, эшмәкәрлек өчен дә; сәүдә яхшыра, магистральләр янында үз эшләрен корган компанияләр зуррак мөмкинлекләр ала”, - диде премьер.
“Безнең сәгәнатькә ярдәмебез һәм транспорт үсеше буенча тырышлыклар үз җимешләрен бирә. Беренче биш ай йомгаклары буенча сәнәгый җитештерүчәнлек үткән елның шул ук чорына караганда хәрәкәтчәнрәк үсеш кичерә. Шуны ук йөк әйләнеше хакында әйтергә мөмкин”, - дип искәртте Министрлар Кабинеты башлыгы.
Элемтә һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хөкүмәт шулай ук күптөрле эшләр башкара, дип искә төшерде премьер: “Мәгълүмати җәмгыять” программасы гамәлдә. “Дәүләтне заманча технологияләр белән иңләүне даими арттырырга, аларны көндәлек тормышка активрак кертергә кирәк”, - дип искәртте Медведев.