ТР финанс министры Р.Р. Гайзатуллин 2017 елның 1 яртыеллыгында ТР тупланма бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре белән таныштырды

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

ТР финанс министры Р.Р. Гайзатуллин бүген республика киңәшмәсендә 2017 елның 1 яртыеллыгында ТР тупланма бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары турындагы чыгыш ясады.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, һәм ул 2017 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүгә һәм 2017 елның азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

2017 елның беренче яртыелыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше һәм 2017 елның азагына кадәр финанс системасы бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Салым һәм салым булмаган керемнәр буенча республика бюджеты 98,6 млрд. сумга үтәлде. Җирле бюджетларның үз керемнәре барлыгы 20,4 млрд. сум күләмдә мобилизацияләнгән, дип хәбәр итте Радик Гайзатуллин.

Табышка салымның алты ай эчендә кереме 44,9 млрд. сум тәшкил итте.

Физик затларның кеременә салым республиканың тупланма бюджетына барлыгы 31,8 млрд. сум күләмдә керде.

Җир салымы барлыгы 3,8 млрд. сум керде. Бу үткән ел керемнәре белән чагыштырганда 7% югарырак.

Бердәм керемгә салым тупланма бюджетта җыенысы 4,8 млрд. сум мобилизацияләнде.

2017 елның 1 яртыеллыгында федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына 11 млрд. сум керде. Еллык планда  27 млрд. сум яисә 41 %.

Татарстан Республикасының тупланма бюджетының чыгымнары 128,8 млрд. сум тәшкил итте. Республика бюджетының чыгымнары барлыгы 110,6 млрд. сум күләмендә башкарылган. Республика бюджетыннан бюджетара трансфертлар җирле бюджетларга үз вакытында һәм тулы күләмдә барлыгы 19,5 млрд. сум бүлеп бирелгән.

2018-2020 еллар бюджетын формалаштыру процессы өчен бюджет формалаштыру графигы расланган. Федераль күрсәткечләр нигезендә бюджет прогнозын формалаштыру өчен индекслар-дефляторлар эшләнгән. Алар Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан расланган, дип белдерде Радик Гайзатуллин.

Татарстан Республикасы Президенты игътибар таләп итә торган берничә мәсьәләне атады.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, чыгымнар өлешендә барлык типтагы дәүләт учреждениеләренең оптималь челтәрен формалаштыруга, норматив принцип буенча учреждениеләрне финанслау механизмнарын камилләштерүгә юнәлгән эшне дәвам итәргә кирәк. 

Федераль чараларны куллануда барлык министрлыкларга һәм  ведомстволарга федераль органнар белән финанслауның кирәкле күләмнәрен квартал саен җәлеп итү һәм аларны тулы күләмдә үзләштерү эшен оештыру мәгъкүль, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Һәр квартал йомгаклары буенча файдаланылмаган чаралар федераль бюджетка кире кайтарыла, дип искәртте Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына бу юнәлешне җитди рәвештә тикшереп торырга кушты. 

«2017 елның беренче яртыелыгында салым органнарының эш йомгаклары һәм 2017 елның азагына кадәр бурычлары турында» нотык белән Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нурмөхәммәтов 2017 елның беренче яртыелыгында Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе эше турында сөйләде.   

Киңәшмә азагында Татарстан Республикасы финанс министры Радик  Гайзатуллин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International