Федерация Советы яңа бюджет кагыйдәсен һәм илкүләм фондларны кушуны хуплады

2017 елның 25 июле, сишәмбе

Сишәмбе көнне Федерация Советы бюджет кагыйдәсенең яңа конструкциясе һәм Илкүләм иминлек фонды базасында Илкүләм иминият фонды белән Резерв фондларны кушу турындагы хөкүмәт законын кабул итте.

Яңартылган бюджет кагыйдәсе буенча Urals маркасы нефтенә база бәясе 2017 ел бәяләрендә баррель өчен $40 күләмендә билгеләнә һәм 2018 елдан башлап, ел саен 2%ка индексацияләнергә тиеш.

Өстәмә нефть-газ керемнәре исә Резерв фондка юнәлтеләчәк.

Закон проекты буенча федераль бюджет чыгымнарына бары тик нефтькә база бәядән, газга база экспорт бәядән, фаразланган валюта курсыннан, нефть-газ булмаган керем күләменнән һәм дәүләт бурычына хезмәт күрсәтүгә тотылган чыгымнар күләменнән исәпләнгән нефть-газ табышы гына юнәлтелә ала.

Шулай ук закон Илкүләм иминлек фонды базасында мөстәкыйль Илкүләм иминият фонды белән Резерв фондларны кушуны күздә тота. Әгәр берләштерелгән фондта акчаларның гомуми күләме тулаем эчке продуктның 5 процентыннан артса, аннан файдалануны нефть-газ керемнәренең төшеп калган күләме белән чикләргә тәкъдим ителә. Әгәр акчаларның гомуми күләме 5 проценттан кимрәк булса, файдалану күләме тулаем эчке продуктның 1 проценты белән чикләнәчәк.

Закон буенча Резерв фонд акчалары Илкүләм иминлек фондына (берләштерелгән фонд) 2018 елның 1 февреленә күчерелеп бетерелергә тиеш. Финанслар министрлыгы ай саен хисап ае башына Илкүләм иминлек фондындагы активларның зурлыгы, әлеге фондка күчерелгән акчалар, аларның урнаштырылышы һәм нәрсәгә тотылуы хакында мәгълүмат биреп барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International