Россия Икътисадый үсеш министрлыгы: Россия тулаем эчке продукты үсеше 2017 елда 2%тан артырга мөмкин

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

2017 ел йомгалары буенча Россия тулаем эчке продукты кредитлау һәм инвестицияләр күбәю исәбенә 2 проценттан артыгракка үсәргә мөмкин, дип белдерде РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин.

“Тенденцияләр 2017 ел йомгаклары буенча икътисад үсеше 2 проценттан артыграк та булырга мөмкин дип күрсәтә”, - диде ул.

Министр сүзләренчә, дәүләтнең тулаем эчке продукты 2017 елның икенче кварталында 2,7 процентка, беренче яртыеллыкта 1,6 процентка арткан.

Икътисадый үсеш министрлыгы бәяләвенчә, РФ тулаем эчке продукты күләме 2017 елның гыйнвар-маенда 1,3 процентка үскән. Шул ук вакытта май аенда бу күрсәткеч апрельдәге 1,7 процент белән чагыштырганда 3,1 процентка кадәр тизләнгән.

Дәүләт статистика федераль хезмәте бәяләвенчә, 2017 елның беренче кварталында Россия икътисады үсеше 0,5 процент тәшкил иткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International