Төбәк бюджетларының кредит ярдәме бер ярым тапкыр диярлек арттырылды

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте агымдагы елда федераль бюджеттан төбәк бюджетларының кредит ярдәменә бүлеп бирелгән акчалар күләмен бер ярым тапкыр диярлек арттыра. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев хәбәр итте.

“2017 елда федераль бюджет исәбенә сизелерлек, ягъни бер ярым тапкыр диярлек, төбәк бюджетларының кредит ярдәме арттырылды”, - диде ул төбәкләрнең үсеше программасын тәэмин итү өлешендә 2018 елга һәм 2019-2020 еллар планлы чорына федераль бюджет чыгымнарына багышланган киңәшмәдә.

Хөкүмәт башлыгы искәртүенчә, әлеге карарга инде кул куелган. “Бу елга планлаштырылган 200 млрд сумга без өстәмә 91 млрд бүлеп бирәчәкбез”, - диде премьер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International