Федераль дәүләт статистика хезмәте 2016 елның августыннан башлап беренче тапкыр Россиядә атналык дефляция теркәгән. Идарә тармагы хәбәр итүенчә, 25-31 июль арасында кулланучылар бәяләре кимү 0,1% тәшкил иткән, ә ел башыннан инфляция – 2,6%, июль башыннан – 0,3%.
Үткән ел Федераль дәүләт статистика хезмәте атналык дефляция турында ике тапкыр хәбәр иткән иде – шулай ук июльнең соңгы һәм августның беренче атнасында. Аңарчы Россиядә дефляция 2011 сентябрендә күзәтелгән иде.
Быелгы җәйнең салкыннардан башлануы бәяләрнең артуына сәбәче булды. Иң беренче чиратта бу начар уңыш алу куркынычына бәйле җиләк-җимешләргә һәм яшелчәләргә кагылды. Шуңа бәйле халыкның инфляциягә бәйле фаразлары артты, бу шулай ук үз чиратында 28 июльдә Россия Банкы директорлар киңәшмәсенең хәлиткеч ставканы киметмәскә дигән карар чыгаруларына сәбәпче булды. Июньдә бәяләрнең 0,6%ка һәм “тариф атнасы”нда (26 июньнән 3 июльгә кадәр) 0,3%ка сикерүеннән соң бәяләрнең артуы акрынайды: ике атна инфляция 0,1% дәрәҗәсендә сакланды һәм нольгә кадәр төште.
Идарә тармагы июль аендагы инфляция турында әлегә соңгы нәтиҗәләрне чыгармады. Шуңа күрә июль өчен 0,3%ка бәяләүне якынча дип атарга мөмкин. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы РФдә инфляциянең акрынуюын июльдә 0,2-0,4% кадәр, елда 4-4,2% дип фаразлаган иде. Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2017 елда инфляция буенча фаразы – 3,8%, Үзәк Банкныкы – 4%. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы да, Үзәк Банк та бәяләрнең сезонлы кимүе дәвам итәр дип фаразлый. Министрлыкта дефляция августта да булырга мөмкин дип саныйлар.