РФ Икътисадый үсеш министрлыгы Россия икътисады үсешенең өч елга фаразын яхшыртты

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы киләсе өч елга макрофаразны яхшыртты. Нефть бәяләренең динамикасы яхшыру фонында ул рубль курсының һәм икътисад үсешенең бәяләүләрен арттырды, дип хәбәр итә министрлыкның материалларына сылтама ясап Рейтер.  

“Икътисадый үсеш министрлыгы материаллары Urals нефтенә уртача бәя 2017 ел йомгаклары буенча баррель өчен 49 доллар тирәсе булыр һәм киләсе елда 43,8 долларга кадәр түбәнәер дип күрсәтә. Аннан алда министрлык 2017-2018 елларда нефть бәясе баррель өчен 45,6 доллар һәм 40,8 доллар булыр дип фаразлаган иде”, - дип яза агентлык.

Шул ук вакытта Рейтер язмасына сылтама ясап, Блумберг 2019-2020 елларда нефтькә бәя буенча фараз элеккечә калган дип искәртә – баррель өчен 41,6 һәм 42,4 доллар.

Икътисадый үсеш министрлыгы 2017 елда РФ тулаем эчке продукт үсеше фаразын яхшыртты – 2%тан 2,1% кадәр. Шулай ук киләсе өч елга дәүләтнең икътисады үсеше буенча фаразны яңадан карады – 2018 елда 2,1% кадәр, 2019 елда 2,2% кадәр һәм 2020 елда 2,3% кадәр. Министрлыкның апрель фаразы РФ икътисады үсеше тепмларын 2018-2020 елларда 1,5% күздә тоткан иде.

Моннан тыш, министрлык долларның уртача еллык курсын яңадан тикшерде. Агымдагы елда 64,2 рубльдән 59,7 рубльгә кадәр, 2018 елда — 69,8 рубльдән 64,7 рубльгә кадәр, 2019 елда — 71,2 рубльдән 66,9 рубльгә кадәр, 2020 елда — 72,7 рубльдән 68 рубльгә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International