Россия сәнәгате рецессияле үсеш чорын үтте һәм түбән, әмма тотрыклы үсеш темпларына күчте, дип хәбәр ителә Россия сәнәгате үсеше буенча Югары Икътисад мәктәбе әзерләгән күзәтүдә.
Федераль дәүләт статистика хезмәтенең соңгы мәгълүматларына караганда, Россиядә сәгәный җитештерүчәнлек үсеше июньдәге 3,5%тан июльдә 1,1% кадәр акрынайган. РФ Икътисадый үсеш министрлыгы Россия сәнәгатенең августта үсеше тизләнүен фаразлый һәм июль мәгълүматларын уңай трендның алмашынуы дип санау ягында түгел.
“Соңгы елда ай саен үткәрелгән сораштыру буенча респондентларның кәефләре тискәредән якынча уңайга үзгәрүен исәпкә алып, сәнәгать рецессияле сценарий буенча уйнавын туктатты һәм түбән, әмма тотрыклы үсеш темпларына күчте дип әйтергә мөмкин”, - диелгән Югары Икътисад мәктәбе күзәтүендә.
Документ авторлары искәртүенчә, сәнәгатьтә урнашкан хәл җитештерү уңышсызлыгы килеп чыгу куркынычын юкка чыгара диярлек, шулай ук ул социаль индикаторларда (хезмәт хакы, эш белән тәэмин ителгәннәр саны) шактый тыныч вазгыять тудыра.
Августта июльгә карагада бераз яхшырак
РФ сәнәгате августта уңай динамика күрсәтәчәк, ләкин үсеш темплары беренче яртыеллык азагына караганда түбәнрәк (РФдә сәнәгый җитештерү майда 5,6%, июньдә 3,5%ка артты) булачак, дип саный Югары Икътисад мәктәбе белгечләре.
Шулай ук Югары Икътисад мәктәбе мәгълүматлары буенча предпринимательләр кәефе августта июльнекеннән нык аерылмаган. Бу иң беренче чиратта табучы сегменттагы уңай тенденцияләргә бәйле булган.