Чикләү чараларының нәтиҗәләрен киметү максатларында Россия Финанс министрлыгы профильле ведомстволар белән берлектә 2022 елга федераль бюджет чыгымнарын оптимальләштерү һәм яңадан бүлү буенча тәкъдимнәр эшләп чыгарды аларны һәм РФ Хөкүмәтенә юллады.
Татарстанда штаб төзелде, икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планы расланды. Социаль әһәмияткә ия булган төп товарларга бәяләр һәм аларның запаслары булу тикшереп торыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узган һәм Россия Федерациясе субъектларына социаль-икътисадый ярдәм мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан территориясендә региональ инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда салым салуның аерым мәсьәләләрен җайга салу турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Россия Финанс министрлыгы Хөкүмәтнең 6 мартындагы 301 номерлы карарын куллану өлешендә заказчыларда барлыкка килә торган аеруча еш туучы сорауларга аңлатма әзерләде.
Документ чит ил санкцияләренә эләккән заказ бирүченең бурычын ЕИСка сатып алулар турында белешмәләр, шулай ук шартнамәләр төзелгән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматны урнаштырмау бурычын кертә.
Әгәр заказчы кредит оешмасы икән, күрсәтелгән бурыч шулай ук аларны контрольдә тотучы зат чит ил санкцияләренә эләккән очракта да барлыкка килә.
Дәүләт Думасы өстәмә пленар утырышта РФ Хөкүмәтенең санкцияләр шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итү буенча закон проектын беренче һәм шунда ук өченче, йомгаклау укуларында кабул итте.
Ташламалы кредит алу өчен кече яисә урта предприятие кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары реестрына кертелергә һәм эре бизнес вәкилләре белән бәйле булмаска тиеш. Кече һәм микропредприятиеләр өчен әйләнеш максатларына лимит 300 млн сумга кадәр тәшкил итә, урта бизнес өчен - 1 млрд сумга кадәр. Инвестиция максатларына кредит суммасы барлык эшкуарлар өчен 1 млрд сумга кадәр тәшкил итә.
Татарстан Республикасында дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри үстерү өчен стажировка мәйданчыклары системасы эшчәнлеге кысаларында 10-11 мартта республиканың Финанс министрлыгында муниципаль хезмәткәрләр стажировка үтә.
Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре Финанслар министрлыгы эшен өйрәнә һәм «Җирле бюджетның керем потенциалын фаразлау һәм аның чыгым вәкаләтләре белән нисбәте» һәм «Җирле бюджет проектын формалаштыру» программалары буенча белем ала.
Беренчел мәгълүматлар буенча, федераль бюджет чыгымнарының милли проектларны гамәлгә ашыруга үтәлеше - 2022 елның 1 мартына - 415,9 млрд сум яисә планлы бюджет билгеләренең 14,9%ы тәшкил иткән.
РФ Хөкүмәте бүген Россия Финанс министрлыгының салым һәм таможня законнарына үзгәрешләр кертү турындагы кайбер закон проектларын хуплады, аларга тышкы чикләүләр шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүнең өстәмә чаралары каралган.
РФ хөкүмәте 2021 елда ФОТ ярдәм программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән бизнес белән 40 мең кредит килешүе буенча йөкләмәләрне үтәргә мөмкинлек бирәчәк субсидияләр бирүне хуплады.