Тулаем салым түләүләре буенча керми калган керемнәр 1 июльгә 3,2 млрд. сум тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин 2021елның 1 яртыеллыгында ТР берләштерелгән бюджетын үтәү нәтиҗәләре һәм 2021елга бурычлар турында республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Агымдагы елның 6 аенда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына салым булмаган керемнәр 6,3 млрд. сум күләмендә керде, шул исәптән республика бюджетына - 3,0, җирле бюджетларга - 3,3 млрд. сум.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Директорлар советы 2021 елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлеше нәтиҗәләрен карады һәм агымдагы елның август аена бюджетын раслады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең I уеннарын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Видеоэлемтә режимында узган очрашуда РФ Спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров та катнашты.
2021 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салым һәм салымнардан тыш керемнәр 149,3 млрд. сум күләмендә җыелды. Республика бюджетына 125,5 млрд. сум, җирле бюджетларга 23,8 млрд. сум акча тупланды.
Агымдагы елда барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керем өлеше үтәлеше уңай бәяләнә.
Бу турыда республиканың финанс, салым һәм казначылык органнары киңәшмәсендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин сөйләде.
Агымдагы катлаулы шартларда беренче чираттагы һәм социаль йөкләмәләрне абсолют үтәү өчен катгый финанс дисциплинасын үтәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2021 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлары буенча республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
"Ватаным Татарстан" газетасының 20 июль санында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин белән әңгәмә басылды.
Россия Финанс министрлыгы «2022-2024 елларда Россия Федерациясендә бюджет сәясәтен һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне формалаштыруга төп алымнар» темасына Бөтенроссия семинар-киңәшмәсен уздырды. Семинарда шулай ук Дәүләт Думасы, Федерация Советы, Федераль казначылык, Федераль салым хезмәте вәкилләре, шулай ук төбәкләрнең финанс органнары җитәкчеләре катнашты.
Антон Силуанов төбәкләрнең милли проектларны башкару зарурлыгына аерым игътибар бирде. «Барлык чараларны төгәлләргә һәм агымдагы елга билгеләнгән нәтиҗәләргә һәм күрсәткечләргә ирешергә кирәк», - дип билгеләп үтте министр.
Бүгенге көндә финанслау лимиты белән 40 объектны үз эченә алган 3 программа тулысынча тормышка ашырылган – 77 млн.сум тиәсе. Болар –авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын (13 объект), ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләрне (12 объект) һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларының (советларының) биналарын (15 объект) капиталь ремонтлау программалары.
Бу турыда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Төбәкләр социаль заказ турындагы федераль законны апробацияләүне уңышлы башкаралар. Бу хакта "Социаль заказ турында Федераль законны гамәлгә ашыру буенча пилот проектлары белән идарә итү моделе" беренче семинар-киңәшмәсендә финанслар министры урынбасары Алексей Лавров сөйләде, ул Россия Финанс министрлыгы төбәкләре өчен ХМАО Хөкүмәте белән берлектә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Хезмәт министрлыгы, Россия Спорт министрлыгы, Ростуризм, Федераль Казначейство, шулай ук төбәк башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты. Семинар-киңәшмәне ачып, ХМАО-Югра губернаторы Наталья Комарова социаль заказны сынау юнәлешендә эшнең мөһимлеген һәм актуальлеген, шулай ук аның уңышлы нәтиҗәләрен билгеләп үтте.