Рөстәм Миңнеханов: 2021 ел нәтиҗәләре буенча ҖТП үсеше 3,8% дип көтелә

2021 елның 17 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды. Катнашучылар 2021 елда республиканың берләштерелгән бюджетының көтелүче үтәлеше турында фикер алыштылар, 2022 елга бурычлар билгеләделәр.

Коллегия эшендә Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов һәм Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Коллегия башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Антон Силуанов эшлекле очрашу уздырдылар, аның барышында республиканың төп икътисадый күрсәткечләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның финанс, казначылык һәм салым системасының федераль органнары белән бергә җайга салынган эш алга таба да дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча республиканың җыелма төбәк продукты үсеше – 103,8% (3,2 трлн сум), сәнәгать җитештерүе индексы – 108,3% (3,7 трлн сум), төзелеш эшләре күләме үсеше – 103,1%, ваклап сату әйләнеше 106,2% тәшкил итә. Төп капиталга инвестицияләр 660-670 млрд. сум күләмендә көтелә. «Әлеге күрсәткечләр – пандемиянең кискен чорыннан соң башланган икътисадның җанлану нәтиҗәсе», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул ил җитәкчелегенә катлаулы чорда бизнеска һәм мәшгульлеккә ярдәм итү буенча моңарчы күрелгән чаралар өчен рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта барлык предприятиеләр дә тулысынча торгызылмаган әле. Статистика мәгълүматлары буенча, оешмаларның 23%ы зыянга эшли.

Татарстан Республикасының үз керемнәре 333 млрд. сум күләмендә бәяләнә. Федераль программаларны исәпкә алып – 414 млрд. сум. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген чыгым вәкаләтләрен һичшиксез үтәү өчен икътисадның һәм бюджет керемнәренең уңай динамикасын саклап калу мөһим. Шулай ук резервлар белән эшне дәвам итәргә кирәк. Аерым алганда, бу – зыянга эшләүче оешмаларның эшчәнлеген торгызу, күләгәдәге хезмәт хакларын легальләштерү, шулай ук бурычларны киметү, ул бүгенге көндә 7,9 млрд. сум тәшкил итә. Ел башыннан бирле бурыч күләмен 859 млн. сумга киметә алдык.

Татарстанның берләштерелгән бюджеты чыгымнары, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 416 млрд.сум тәшкил итәчәк. Агымдагы елда республика барлык бюджет йөкләмәләрен үти. Чыгымнарның өчтән бер өлеше, Россия Президентының «май» указларын исәпкә алып, хезмәт хакы буенча түләүләр тәшкил итәчәк.

«Илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыруга быел 34,1 млрд. сум юнәлдереләчәк. Шуның 25,4 млрд. сумы – федераль бюджеттан, 8,7 млрд сумы – республика бюджетыннан. Ел ахырына кадәр без бу акчаларны үзләштерергә, планлаштырылган объектларны сафка бастырырга тиеш. Аерым билгеләп үтәм, илкүләм проектларның барлык максатлары һәм күрсәткечләре үтәлергә тиеш. Шулай ук Татарстанның киләсе елда илкүләм проектлар чараларында максималь катнашуын тәэмин итәргә кирәк», - дип белдерде ТР Президенты.

Ул искәрткәнчә, 2022 елга республика бюджеты кабул ителгән һәм ул шактый киеренке. Кытлык 24 млрд. сум тәшкил итә. Аны үз резервлары хисабына капларга кирәк булачак.

«Хәзер муниципаль бюджетларны кабул итү буенча эш дәвам итә. 20 декабрьгә кадәр барлык карарлар да расланырга тиеш. Район һәм шәһәр башлыкларының игътибарын җәлеп итәм: нисбәтләнгән муниципаль бюджетларны кытлыкларсыз, Финанс министрлыгы белән килешенгән параметрларга туры китереп катгый рәвештә кабул итүне тәэмин итү мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук барлык категорияләрдәге җир кишәрлекләренең дәүләт кадастр бәясен үткәрү мәсьәләсенә дә тукталды. Татарстан Президенты Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына һәм Дәүләт кадастр бәяләве үзәгенә әлеге эшне 2022 елның октябренә кадәр башкарырга кушты. Бу 2023 елга җир салымын исәпләү өчен нигез булачак.

Рөстәм Миңнеханов киләсе ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителүен әйтте. «Безнең финанс органнары республиканың санлы трансформациясендә актив катнашырга тиеш», - дип өстәде ТР Президенты.

Республика салым органнарының эш нәтиҗәләре турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, быел казна 1,1 трлн. сумнан күбрәк суммага артачак, бу узган ел белән чагыштырганда гына түгел, ә 2019 елга кадәрге чор белән чагыштырганда да шактыйга күп. Иминият кертемнәре шулай ук үсеш зонасында.

Федераль бюджетка күчерелгән салымнар өлеше 2021 елда 70% тәшкил итәчәк, шуңа бәйле рәвештә республиканың берләштерелгән бюджетына – барлык түләүләрнең 30%ы.

Бизнесның салым базасы финанс нәтиҗәләренә турыдан-туры бәйле булганнар югары үсеш темплары күрсәтә. Бу икътисадый активлыкны торгызуны раслый. Шул ук вакытта милек салымнары да уңай дәрәҗәдә, бу салым белән идарә итүнең шактый югары дәрәҗәсе турында сөйли. «Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча керемнәр динамикасын карасак, агымдагы ел дәвамында нефть химиясе комплексы лидер булып тора», - диде ведомство башлыгы.

ТР берләштерелгән бюджеты үтәлешенең якынча нәтиҗәләре турында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. Тулаем алганда, 414,4 млрд. сум көтелә, Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 333 млрд. сум тәшкил итәчәк. Республика бюджетына 278,1 млрд. сум акча керәчәк. Җирле бюджетларга керемнәр 54,9 млрд. сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары – 415,9 млрд. сум, республика бюджеты – 350,9 млрд. сум, җирле бюджетлар чыгымнары 123,9 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Ел башына бюджет акчаларының калган өлешләре хезмәт хакын тулысынча һәм вакытында түләргә, барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек бирде.

Коллегиядә катнашучыларны Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең эш нәтиҗәләре белән ведомство җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов таныштырды. Ул хәбәр иткәнчә, идарәнең бердәм керем счетында агымдагы елның 1 декабренә 1 трлн. сумлык керемнәр исәпкә алынган. 684 млрд. сум яки узган елга карата 150%. Россия Федерациясе бюджет системасына 1 трлн.сум күчерелгән. 506 млрд. сум яки узган елга карата 149%.

Бюджетара трансферларны исәпкә алмыйча, бюджетларга керемнәр күләме 2020 ел белән чагыштырганда 494 млрд. сумга артты һәм 1 трлн.сум тәшкил итте. 324 млрд. сум яки узган елга карата 160%.

Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына 57,5 млрд. сум күләмендә бюджетара трансферлар керде. Клиентларның шәхси счетларында калган акчалар агымдагы елның 13 декабренә 38,6 млрд. сум тәшкил иткән.

Рөстәм Нуриәхмәтов хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә 13 илкүләм проект уңышлы гамәлгә ашырыла, алар кысаларында 45 төбәк проекты эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла, дип өстәде. Быел бу максатларга федераль бюджеттан 30,4 млрд. сум бүлеп бирелгән.

РФ Финанс министры Антон Силуанов үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан финанслар белән идарә итү сыйфаты буенча алдынгы урында тора. «Бу системаның эшләве, бик төгәл төзелүе турында сөйли. Татарстан –икътисад үсеше һәм инвестицияләр ягыннан иң кызыктыргыч төбәкләрнең берсе. Без керемнәрнең ничек үсүен, сәнәгать җитештерүе, ваклап сату товар әйләнеше һәм хезмәт күрсәтүләрнең күләмнәре ни дәрәҗәдә булуын күрәбез. Бу барысы да икътисадый үсеш динамикасының югарырак булуы турында сөйли», - диде министр.

Федераль үзәк инфраструктур үсешкә зур игътибар бирә, дип өстәде ул. Илкүләм байлык фондыннан өч ел эчендә икътисадка 2,5 трлн сум юнәлдереләчәк. Шул исәптән «Мәскәү-Казан» М12 трассасын төзүгә дә. «Төп төзелеш  – ул безнең «Мәскәү-Казан». Алга таба без бу трассаны Екатеринбургка кадәр дәвам итәчәкбез. Кыйммәтләнүгә карамастан, озынлыгы артса да, янәшәдәге инфраструктура тулысынча вакытында һәм тулы күләмдә үтәләчәк», - дип ассызыклады РФ Финанс министрлыгы башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру республика үсешенә уңай йогынты ясаячак.

Коллегия ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Антон Силуанов дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International