Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын кертү турында сүз барды. Эксперимент илнең дүрт субъектында 2022 елның 1 июленнән узачак дип планлаштырыла. Татарстаннан тыш, Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре пилот төбәкләре булачак.
Парламентарийлар комитет утырышында өч федераль закон проекты турында фикер алыштылар, алар "Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы" эксперименталь махсус салым режимын урнаштыралар.
«Яңа салым режимына ирекле нигездә эшләүчеләр саны 5 кешедән артык булмаган һәм еллык кереме 60 млн. сумнан артык булмаган оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар күчәргә мөмкин, - дип шәрехләде тәкъдим ителгән яңалыкларны Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, - салым салуның ике объекты каралган: 8% ставка белән "керемнәр" һәм 20% ставка белән "керемнәр - чыгымнар". Салым чоры - календарь ай». Ягъни автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым системасы нигездә юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә кагыла.
Профильле комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, салым суммасы контроль-касса техникасы һәм партнер банклар мәгълүматларына нигезләнеп салым органы тарафыннан исәпләнә. Шулай ук салым түләүченең шәхси кабинетында кулдан кертү дә мөмкин. Салым күләме түбәндәгечә күчереләчәк: 50% - федераль бюджетка, 50% - төбәк бюджетына.
Салым түләүчеләр өчен яңа салым режимының төп өстенлекләре арасында Леонид Якунин иминият кертемнәрен түләүдән тулысынча азат итүне билгеләде. Моннан тыш, яңа салым режимында пенсия хокукларын формалаштыру һәм хезмәткәрләрне социаль иминләштерү гадәти тәртиптә гамәлгә ашырылачак. Социаль һәм пенсия фондлары федераль бюджетка күчерелә торган салым өлешендә финансланачак.
Салым түләүчеләрне шулай ук артык документлардан азат итәчәкләр. Аерым алганда, салым органына хисап бирү мәҗбүри түгел (УСН буенча декларация, иминият кертемнәре һәм 6-НДФЛ), ПФ, ФСС. Салым органы белән барлык хезмәттәшлек салым түләүченең шәхси кабинеты аша салым органына кермичә генә үткәреләчәк.
Чыгымнар ябык исемлек буенча кабул ителә торган салым салуның гадиләштерелгән системасыннан аермалы буларак, чыгымнар нигезләнгән һәм документаль расланган булырга тиеш.
Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасының өстенлеге дип әлеге режимны куллануның ихтыярый булуын да атарга мөмкин. "Шулай итеп, "Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы" махсус салым режимы үтә күренмәлелекне, законлылыкны, бизнесның ачык булуын яхшыртачак, дәүләт белән эшләү уңайлырак булачак", - дип йомгаклады сүзен Леонид Якунин, федераль закон проектын комитет утырышында тәкъдим итеп.
Закон проектына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Дәүләт Советының Хокук идарәсе уңай бәяләмәләре бар. Салым салуның гадиләштерелгән системасы турындагы федераль законнар проектларының профильле комитеты хуплады.
Бүген парламент утырышында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының узып баручы елдагы эшчәнлегенә йомгаклар ясалды һәм алдагы чорга планнар расладылар. Быел комитет тарафыннан 26 закон проекты каралган, алар барысы да закон статусын алдган (Дәүләт Советына кабул ителгән һәм Татарстан Президенты тарафыннан имзаланган). 2021 елда комитетның 14 утырышы, ике эшче төркем утырышы, 11 эш киңәшмәсе узган. Комитет контролендә 21 контроль сорау булган.
Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды. Комитет эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.