Россиянең аналитик кредит агентлыгы Татарстанның кредит рейтингын раслады. Ул иң югары саналган - ААА дәрәҗәсендә сакланган.
Агымдагы елда оешмалар мөлкәтенә салым түләүгә бәйле чыгымнар өлешен каплауга махсус икътисадый зона идарәче компанияләренә субсидияләр 131,3 млн. сум тәшкил итәчәк
2021 елның 15 февраленнән 2021 елның 14 мартына кадәр мониторинг чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен 64,34825, ягъни тоннага $469,7 тәшкил иткән.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Россия Федерациясенең Финанс министры А.Г.Силуановның Росимущество коллегиясендә ясаган чыгышы.
Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәмгә агымдагы елда 1 млрд. 269,4 млн. сум җибәрелә, шул исәптән федераль бюджеттан субсидияләр хисабына 269,4 млн. сум.
Башлангыч бәяләүләр буенча, федераль бюджетның төп күрсәткечләрен 2021 елның гыйнвар-февраль айларында үтәү түбәндәгечә булган:
- кергән керемнәр күләме - 2 754 952,7 млн сум яисә «2021 елга һәм 2022 һәм 2023 еллар план чорына федераль бюджет турында» Федераль закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең гомуми күләменә карата 14,7%;
- чыгымнарны үтәү - федераль бюджет турында «2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның план чорына федераль бюджет турында» Федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының гомуми күләменә 3 400 002,4 млн сум яисә 15,8%, һәм, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, федераль бюджетның җыелма бюджет язмасына карата 15,3%.
Россия Финанс министрлыгы РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә гражданнар өчен бюджет тәкъдим итү буенча проектларның еллык Бөтенроссия конкурсын игълан итә.
Агымдагы елда компримировкаланган табигый газның ягулык салу инфраструктурасын үстерү чараларына ярдәм итүгә 280,0 млн. сум каралган
Беренчел мәгълүматлар буенча, федераль бюджет чыгымнарының милли проектларны гамәлгә ашыруга үтәлеше - 2021 елның 1 мартына - 293,7 млрд сум яки планлы бюджет билгеләренең 13,1%ын тәшкил иткән.