Татарстан Министрлар Кабинетында үткән җылы бирү сезонына йомгак ясадылар

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасының ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының 2020/2021 елның җылы бирү чорында эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, 2020/2021 елның көзге-кышкы чорына әзерлек билгеләнгән вакытта башкарылган. Муниципаль берәмлекләр торак һәм социаль өлкә объектларында үз вакытында җылы җибәргәннәр. Республикада җылыту чоры 2020 елның 11 сентябрендә башланды һәм 2021 елның 16 маенда тәмамланды.

Премьер-министр хәбәр иткәнчә, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, 45 муниципаль берәмлекнең 2020/2021 елгы җылы бирү чорына әзерлек паспортларын 42 муниципаль берәмлек алган. Питрәч районында, Казан һәм Чаллыда бер оешма буенча паспорт бирелмәгән.

Барлыгы 3 мең 61 казан, 17 мең 267 күп фатирлы йорт, 3 мең 352 мәгариф объекты, 2 мең 73 сәламәтлек саклау объекты, 1 мең 960 мәдәният объекты, 294 спорт объекты, 178 социаль яклау объекты әзерләнгән. Шулай ук 3 мең 96,7 км җылылык челтәре, 12 мең 750 км суүткәргеч челтәр, 2 мең 405 берәмлек су алу корылмалары һәм 267 берәмлек суүткәргеч насос станциясе әзерләнгән.

«Кышка әзерлек халыкның, оешмаларның һәм предприятиеләрнең энергия ресурслары өчен түләүләренә турыдан-туры бәйле. Бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының энергия ресурслары өчен срогы чыккан гомуми бурычы 510 млн. сум тәшкил итә, бер ел эчендә бурычларның гомуми күләме 176,3 млн.сум тәшкил итә», - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, узган ягып җылыту сезоны башына республикада торак фондын, коммуналь һәм социаль өлкә объектларын әзерләү буенча зур эш башкарылган, бу җылы белән өзлексез тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.

Марат Айзатуллин узган кышның салкын булуын билгеләп үтте. Шул сәбәпле җылылык энергиясен куллану, алдагы ягу чоры белән чагыштырганда, 15%ка арткан.

Ягып җылыту чоры штат режимында уздган, әмма коммуналь хезмәтләр күрсәтүне туктатып тору белән бәйле авария хәлләре дә булган, алар норматив срокларда бетерелгән. Барлыгы 1 мең 556 очрак һәм авария булган. Анализ күрсәткәнчә, аварияләрнең күбесе су белән тәэмин итү өлкәсендә туа – 1 мең 339 очрак, ягъни гомуми саннан 86%.

Торак - коммуналь хуҗалык өлкәсендә системалы проблема булып инженер челтәрләренең торышы тора – бу аварияләр булу сәбәпләренең берсе. Статистик мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасы буенча челтәрләрнең тузу дәрәҗәсе 54 % тәшкил итә. Шул ук вакытта тузган коммуникацияләрнең 30%тан артыгы алмаштыруны таләп итә.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстан Президенты ярдәме белән ел саен 80 млн.сумнан артык авария-техник запас тулылана. Җиһазлар, материаллар һәм башка комплектлау әйберләре сатып алына, аларны торак-коммуналь хуҗалык системасында аварияләрне бетерү өчен муниципаль берәмлекләргә җибәрәләр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, җылылык челтәрләренең тузуы күп очракта ТКХ оешмаларының финанс хәле белән бәйле, чөнки тарифларда минималь инвестиция өлеше теркәлгән. "Инвестицион программаларны игътибар белән карарга кирәк. Сер түгел, без һәрвакытта да нәтиҗәле кулланмыйбыз акчаны. Төгәл механизм булырга тиеш. Беренче чиратта, бу дәүләт катнашындагы компанияләргә кагыла, - диде Президент. - Җылылык челтәрләрен модернизацияләү өчен безгә, бәлки, кайбер программаларга төзәтмәләр кертергә кирәк булыр. Инженер системалары да катлаулы хәлдә, шуңа күрә бу эшне капиталь кертемнәр хисабына башларга кирәк булачак".

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе башлыгына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов казаннарны һәм персоналны алдан тикшерергә, матди-техник базаны әзерләү барышы белән танышырга һәм тиешле кисәтүләр бирергә өндәде. "Җылы җибәрү алдыннан без кыенлыкларга дучар була башлыйбыз. Барысын да алдан тикшерергә кирәк", - диде ТР Президенты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасын арттыру буенча чаралар күрергә, шулай ук кышка сыйфатлы һәм вакытында әзерләнергә кушты.

Утырыш барышында нотыклар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәракшин, «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры Ринат Сабиров, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International