Федерация Советының социаль сәясәт комитеты башлыгы Инна Святенко фикеренчә, рубль курсының кискен төшүе Президент Владимир Путинның 15 гыйнварда Федераль Җыенга юлламасында күрсәтелгән социаль инициативаларын гамәлгә ашыру өчен Хөкүмәт тарафыннан кертелгән 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына федераль бюджетка төзәтмәләрдә берничек тә чагылыш тапмаячак.
Булган ресурслар Россиягә гражданнар алдындагы барлык социаль йөкләмәләрне үтәүне, шулай ук нефтькә бәяләр тотрыклы түбән булганда да илкүләм проектларны тормышка ашыруны гарантияләргә мөмкинлек бирә, дип белдерде РФ финанс министры Антон Силуанов РФ премьер-министры Михаил Мишустинның киңәшмәсендә.
2020 елда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы алты илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Илкүләм проектларны һәм Президент юлламасыннан чараларны үтәү Россия икътисадының санкцияләргә, вирусларга һәм нефтькә бәяләргә бәйлелеген киметә, дип саный финанс министры Антон Силуанов.
Россия нефтькә бәяләр кимүгә әзер: бу очракта ул резервлар хисабына бюджет чыгымнарын финанслаячак, дип белдерде Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов.
РФ субъектларының финанс тотрыклылыгы соңгы 10 елга иң югары дәрәҗәдә тора. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин төбәкләрнең бюджетлары дефицитын анализлау белән шөгыльләнәчәк эш төркеме төзергә йөкләде.
Дәүләт Думасы 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына федераль бюджетка төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте. Төзәтмәләр РФ Президенты Владимир Путинның 15 гыйнварда Федераль Җыенга юлламасында яңгыраган социаль инициативаларын гамәлгә ашыру өчен РФ Хөкүмәте тарафыннан кертелде.
Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты парламентның түбәнге палатасына РФ Президенты юлламасыннан чараларны гамәлгә ашыру өчен 2020-2022 елларга федераль бюджет параметрларын үзгәртү турында закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.
Икътисади үсеш министрлыгы 9 апрельгә кадәр Министрлар Кабинетына 2020-2022 елларга РФ социаль-икътисади үсешенең сценар шартларының яңартылган версиясен тәкъдим итәргә планлаштыра, анда Россия икътисадына коронавирусның йогынтысы исәпкә алыначак, дип белдерде икътисадый үсеш министры Максим Решетников.