РФ бюджеты 2020 елда дефицитлы булачак, дип хәбәр итте РФ финанс министры Антон Силуанов Федераль казначылык коллегиясенең киңәйтелгән утырышында.
Салым түләү буенча өч айлык кичектерү РФ бюджетына ким дигәндә 200 млрд сумга төшәчәк, дип белдерде Финанс министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко.
Финанс министрлыгы аңа Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкны (Росимущество) тапшырганнан соң, аның нәтиҗәлелеген арттырып, дәүләт активларына ия булу механизмын камилләштерергә ниятли, дип белдерде РФ финанс министры Антон Силуанов.
РФ Хөкүмәте агымдагы елда бюджет чыгымнарын кыскартырга планлаштырмый, ә Финанс министрлыгы, кирәк булганда, төбәк бюджетларын баланслау өчен РФ субъектларына ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта сишәмбе Министрлар Кабинеты һәм Үзәк Банк сайтларында бастырылган "Икътисадый үсешнең тотрыклылыгын тәэмин итү чаралары турында" документында әйтелә.
2020 елда бюджет кытлыгы нефтькә дөнья бәяләренең бүгенге дәрәҗәгә төшүен исәпкә алганда 0,9-1% тәшкил итәчәк. Бу хакта Федерация Советы утырышында Финанс министры Антон Силуанов белдерде.
Нефтькә хәзерге бәяләр сакланганда Россия алты ел дәвамында дәүләтнең чыгым йөкләмәләрен финанслауны тәэмин итәчәк, шул исәптән социаль булганнарын да. Бу хакта шимбә көнне Федерация Советы утырышында финанс министры Антон Силуанов белдерде.
2020 елның 13 мартына республикада 730,9 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта РФ президенты Владимир Путин тарафыннан 15 гыйнварда Федераль Җыенга юлламасында әйтелгән социаль чараларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән 2020-2022 елларга федераль бюджетка үзгәрешләр кертү турындагы законны кабул итте.
Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты парламентның түбәнге палатасына 2020 елга һәм 2021-2022 елларның план чорына РФ бюджетына төзәтмәләрне икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Төзәтмәләр РФ Президенты Владимир Путинның 15 гыйнварда Федераль Җыенга юлламасында яңгыраган социаль инициативаларын гамәлгә ашыру өчен РФ Хөкүмәте тарафыннан кертелде.
1 мартка Илкүләм минлек фондының ликвидлы чаралары күләме 10,1 трлн сум тәшкил итте, алар нефть бәяләре 25-30 долларга кадәр төшүдән төшеп калган керемнәрне 6-10 ел дәвамында каплау өчен җитәрлек, дип хәбәр итте РФ Финанс министрлыгы.